Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан мэриясе транспорт картасына бәя арту хезмәт күрсәтүчеләр тәкъдиме дип аңлатты

Казан автотранспорт предприятиеләре кеременең 56,3 процентын электрон юл йөрү билетларын тулыландырудан җыелган акча тәшкил итә.

Татарстан башкаласының җәмәгать транспортында йөрү өчен электрон карта бәясе арту (ул 1 февральдән күтәреләчәк) – пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләрнең инициативасы. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына мэриянең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Электрон юл йөрү билетларының тариф планнарын, финанс мөмкинлекләренә карап, Пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр оешмасының директорлар советы билгели. 1 гыйнварда пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләрнең киңәшмәсе булды, анда 1 февральдән электрон юл йөрү билетларына яңа тарифлар билгеләү турында карар кабул ителде», диелгән хәбәрдә.

Казан автотранспорт предприятиеләре кеременең 56,3 процентын электрон юл йөрү билетларын тулыландырудан җыелган акча тәшкил итә. Карта сатып алу һәм аны тулыландырудан җыелган акча шәһәр бюджетына керми.

 

Татарстан башкаласында яшәүчеләр электрон юл йөрү билетын транспорт карталарын тулыландыру пунктларында (шәһәрдә шундый 780 пункт бар) сатып ала һәм тулыландыра ала. 2018 елның декабренә 1,17 миллион түләүле транспорт картасы сатылган.

  • Февраль башыннан шәһәр транспортының барлык төрләренә транспорт картасы бәясе (шул исәптән метрода 50 тапкыр барган өчен) – 2500, автобус маршрутларына лимитсыз юл йөрү билетының бәясе 2300 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, транспортта 50 тапкыр баруга исәпләнгән 750 сумлык юл йөрү билеты гамәлдән чыгарылды.

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев