Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан сөт комбинатында сөт эшкәртү күләме арту көтелә

Татарстан тәүлегенә эшкәртелә торган 3,5 тонна сөтнең бер меңен Казан сөт заводы эшкәртәчәк.

Казан сөт комбинатын реконструкцияләгәннән соң, 2019 елда сөт эшкәртү тәүлегенә 1 мең тоннага җитәргә мөмкин. Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышыннан соң, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

“Татарстан тәүлегенә 3,5 мең тонна сөт эшкәртә, шуның бер меңен Казан сөт заводы эшкәртәчәк”, - диде ул.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы кооперативларының сөт эшкәртү буенча перспективалы планнары бар. Илкүләм проект кысаларында 2019 елга дүрт проект каралган. Авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча аерым программа бар. Аларның икесе - башлап йөрүче фермерлар өчен.

“Фермерлар 4 млн сум күләмендә грант ярдәменә дәгъва итә алачак, шуның 25 процентын авыл хуҗалыгы кооперативына бирергә тиеш булачаклар. Әгәр 4 млн сумлык грант отса, сөт яки яшелчә продукцияләрен эшкәртү өчен җиһаз сатып алырга 1 млн сумын кооператив фондына бирергә тиеш”, – аңлатты Хәбипов.

“Күпләр кызыксыныр дип уйлыйм. 110 мең сыер тотучы шәхси хуҗалыкларда 400 мең тоннадан артык сөт җитештерелә. Безнең бурыч – аларга сатылган продукция өчен яхшы бәя алу мөмкинлеге бирү”, - диде ул.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев