Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан суды студентның югары уку йортыннан чыгарылуын законсыз дип тапкан

Егет югары уку йорты бинасына керү режимы кагыйдәләрен бозган һәм шуның өчен икенче курстан уку йортыннан чыгарылган булган.

Казан суды студентны запас чыгу юлын кулланган өчен вуздан чыгарылуын законсыз дип тапкан. Бу хакта Казанның Вахитов районы суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Егет югары уку йортыннан апрель аенда янгынга каршы өстәмә чыгу урыны булган ишектән чыккан һәм шуның белән бинага керү режимы кагыйдәләрен бозган. Студент үзен уку йортыннан чыгаруларын законсыз дип санаган һәм судка дәгъва биргән.

Судта катнашучыларны тыңлап, суд югары уку йорты егетне җәзага дөрес тартмаган дип карар чыгарган. Егетне югары уку йортыннан чыгару турындагы приказ законсыз дип табылган һәм аны икенче курс студентлары сафына яңадан кайтарган.

Фото: https://pixabay.com | qimono

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев