Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда һава чисталыгын тикшергәннәр

1 августта автмосфера һавасында химия исе булуы турында 10га якын мөрәҗәгать килгән.

Казанда һавада пычратучы матдә кушылдыкларының мөмкин булган чигеннән узу күренешләре ачыкланмады. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 августта автмосфера һавасында химия исе булуы турында 10га якын мөрәҗәгать килгән. "Хәбәрләр шәһәрнең төрле почмакларыннан алынды. ТР Экоминистрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре күчмә экология лабораторияләрендә халыктан шикаять килгән урыннарга чыкты. Атмосфера һавасындагы зарарлы матдәләрнең чик дәрәҗәдә мөмкин булган кушылдыкларының артып китү очракларын ачыклау предметына пробалар алынды. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә Казанда һавада зарарлы матдәләрнең чик дәрәҗәдә мөмкин булган кушылдыкларының артып китү очраклары ачыкланмады", – дип аңлата ТР Экоминистрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе башлыгы Хәдичә Сафиуллина.

Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохит торышын территориаль күзәтү системасы кысаларында Казан шәһәрендә Министрлык тарафыннан атмосфера һавасы пычрануын күзәтү челтәре формалаштырылды. Ул 4 автомат станциядән тора. Алар атмосфера һавасы пычрануын контрольдә тота.

Фото: https://pixabay.com | Simon

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев