Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда балалар Корбан бәйрәменә йөзләп кеше җыелган

Бәйрәмгә килүчеләр алар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, үсешендә үзенчәлекле балалар булган.

Кичә Казанда узган балалар Корбан бәйрәменә йөздән артык кеше җыелган. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәмгә килүчеләр алар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, үсешендә үзенчәлекле балалар булган.

 

Сабыйларның күңелен күреп Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды үзенең тәрбиясендә булганнарга иҗади мастер-класслар, сабын куыгыннан шоу, аниматорлардан конкурслар, концерт номерлары оештырды. Интеллектуаль, иҗади, мавыктыргыч чаралар да читтә калмады: балалар Коръән тыңлады, ислам темасына викториналарда катнаштылар, Корбан бәйрәменең мәгънәсе турында балалар вәгазе тыңладылар. Балаларны бигрәк тә тәм-томнар, күчтәнәчләр, бүләкләр сөендерде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев