Теләче Информ

Казанда җирле халык мәчет төзелешенә каршы чыкты

20 май Казанның Авиатөзелеш районы Годовиков урамында төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчете төзелешенә карата мәхәллә халкы урам җыенына чыкты.

Академик Павлов урамындагы 23А йорты янында узган очрашу мәчет төзелешенә каршы булучылар белән аны төзергә теләүчеләрнең бәхәсе рәвешендә үтте.

Мәчет төзелешенә каршы булучылар кычкыра-кычкыра төзелешкә ризасызлыгын белдерде, төзелеш яклылар күбрәк каршы якны тыңлап үз фикерләрен тынычрак җиткерергә тырышты.

Төзелешкә каршы булучылар мәчеткә киләчәк кешеләрнең машиналарын ишегалларына куячакларын, хәер сорашучылар артачагын, мәчет җиренең мәктәпкә һәм балалар бакчасына якын булуын, анда мәчет түгел, ә балалар өчен уен мәйданчыгы төзергә кирәклеген, азан тавышы аларны борчыячагын сәбәп итеп китерде.

Мәчет төзелешен яклаучылар исә төзелеш өчен алынган җирнең ничәмә еллардан бирле ташландык хәлдә булуын, мәчетне кануни юллар белән алуларын, мәчет төзелгәч балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырачакларын, машина кую урыны ясаячакларын, азан тавышының яңгырамаячагын җиткерделәр.

Мәхәллә халкының әлеге урам җыенын Казан думасына шушы районнан сайланган депутат Марат Бикмуллин оештырды.

Рөстәм Ясәвиев һәм Марат Бикмуллин (у) төөзелешкә каршыларның фикерен тыңлый
Рөстәм Ясәвиев һәм Марат Бикмуллин (у) төөзелешкә каршыларның фикерен тыңлый

Умарта күче кебек гөжләп торган халык арасында мәчет төөзелешенә карата фикерләрен җиткергән Бикмуллин, мин хәзер төзелеш өчен бирелгән җирнең канунилыгын тикшерәм, канун бозылган булса, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәрбез, әгәр дә канун бозылмаган икән, без рөхсәтне берьяклы гына гамәлдән чыгара алмыйбыз, диде.

Бикмулллинга җыелган халык берсен-берсе бүлеп шунда ук сораулар, тәкъдимнәр яңгырата башлады.

— Мәчет төзелешенә рөхсәт биргән документка кул куйган түрәне табарга һәм хокук саклаучыларга тапшырырга кирәк.

— Халык фикерен исәпкә алмыйча мәчет төзеләсе урынны бер көн эчендә койма белән уратып алдылар, ник безнең фикер белән исәпләшмиләр?

— Мәчетне бизнес өчен төзиләр.

— Мәчет урынына балалар мәйданчыгы төзелсен.

— Без монда яшәүчеләр буларак депутатыбыздан шушыларны кануни юллар белән тикшерүен сорыйбыз дигән тәкъдимнәр яңгырады.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Мәчет төзелешен яклап чыгыш ясаган Марат Зарипов исемле егет намаз укыр өчен бу районда бер мәчет тә булмавын җиткерде.

Аның сүзен бүлеп, намаз укыйсың килсә, Северный бистәсендәге мәчеткә бар, дип кычкыручылар табылды. Моңа җавап итеп Марат:

"Северный — ул бистә, анда мәчет бар, ә монда мәчет юк, дип сүзен дәвам итте чыгыш ясаучы. Мин Авиатөзелеш районындагы заводта эшлим. Җомга намазларына бару өчен без мәчет эзләргә мәҗбүр.

Мариуполь урамындагы мәчеткә бара башласак, анда халык тулган була, сыймыйбыз. Шулай ук "Салихҗан" мәчетендә дә урын җитми. Борисоглебскийга барып җитәрлек түгел. Монда мәчет кирәклеге ап-ачык күренә.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

 

62нче мәктәпкә киләбез икән, аның спорт мәйданчыгы бар. Хәзер мәчет төзергә уйланылган урын ташландык урын иде. Анда бәдрәфкә йөргән кебек йөриләр иде. Хәмер шешәләре аунап ятты. Этләрне йөрттеләр.

Балалар мәйданчыгы дип әйтәсез, йортыгыз алдында менә дигән балалар мәйданчыклары бар бит.

Мәктәп төзелгәнгә чама белән 20-30 ел. Дөресме? Ни өчен шушы вакыт эчендә бу мәйданга ни дә булса төзелсен дип тәкъдим белән чыкмадыгыз? Ни өчен мәчет төзисе булгач кына барыгыз да нидер әйтә башладыгыз? Сез моңа кадәр кайда идегез? Беркемгә кирәкмәгән ташландык урын иде бит бу урын. Кирәк булса, бу урынның нинди хәлдә булганын дәлилләгән фотоларны күрсәтә алабыз", дип җиткерде Марат.

Төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчетенең булачак имамы Рөстәм Ясәвиев Азатлыкка мәчеткә бирелгән җир, төзеләсе мәчет турында мәгълүматлар җиткерде.

"Казанның Авиатөзелеш районында, бистәләрне санамыйбыз икән, Соцгород дип аталган үзәк өлешендә 70 меңләп халык яши. Менә шул 70 мең кеше яшәгән территориядә бер генә мәчет тә юк. Монда яшәүче мөселманнар җомга намазлары өчен бистәләрдәге мәчетләргә икешәр транспорт белән барып йөрергә мәҗбүр.

Мөселманнар язган хат нигезендә Казан шәһәр хакимияте безгә мәчет төзү өчен моннан 27 сутый җир бүлеп бирде. Без аны кануни рәвештә алдык. Барлык документларыбыз да объект паспортында күрсәтелгән.

Мәчетне мөселман егетләре биргән һәм халыктан да кергән акча ярдәмендә төзергә җыенабыз. 500 дүрткел метрлы мәчет 450 кеше сыйдырышлы булачак. Мәчет төзелеше 35 миллион сумга төшәр дип уйлыйбыз һәм аны өч елда төзеп бетерергә планлаштырабыз. Безгә мәчет төзелеше кануни нигездә бирелде һәм без ул кануннардан тайпылмыйбыз.

Төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчетенең паспорты
Төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчетенең паспорты

Мәчет төзеләсе җир 2011 елда ук бушлай куллану өчен шәһәр башкарма комитеты тарафыннан "Рәхмәтулла" мәчете мәхәлләсенә арендага бирелде. 2014 елда аренда килешүе тагын 3 елга озынайтылды. Ә 2018 елда бу килешү 10 елга дип безгә бушлай кулланылышка тапшырылды. Нәтиҗәдә безнең 2028 елга хәтле бу җирдән файдалану мөмкинлегебез бар. Документлары да кулыбызда.

Мәктәп белән мәктәп арасында 150 метр чамасы. Балалар бакчасы белән мәчет арасында Шатурская дигән җәяүле урам уза. Балалар бакчасы белән бернинди дә чигебез юк. Мәктәп белән дә чигебез юк. Күрше йортлар белән дә. Без хәзер халыктан мондый каршылык булгач хәтта азанны да яңгыратмаска уйлаштык.

Мәчет төзеләсе мәйдан өчпочмак рәвешендә. Йортлар белән мәчетне Симонов урамы аера. Икенче яктан Годовиков урамы уза, өченче яктан Шатурская урамы. Бернинди каршылык юк бит. Берәр каршылык булса, без халык тыңлауларын уза алмаган булыр идек.

2015нең февралендә халык тынлаулары узды һәм күпчелеге төзелешкә уңай тавыш бирде. 60-70 кеше катнашты. 4 ел эчендә беркем бернәрсә дә әйтмәде, тавыш күтәрмәде. Безнең өстебездән әләкләр язмадылар. Инде эшне башларга торганда шушындый тавыш чыкты. Билгеле, моны оештыручылар бар", дип белдерде Рөстәм Ясәвиев.

Марат Бикмуллин
Марат Бикмуллин

Марат Бикмуллин Азатлыкка әйтүенчә, алар мәчет төзелешенә карата монда яшәүчеләр арасында сораштыру уздырган һәм күпчелек бу мәчет төзелешенә каршы чыккан.

"Минем мәгълүматларга караганда хәзерге вакытта канун мәчет төзүчеләр ягында. Кануни гамәлне мин дә, мәхкәмә дә үзгәртә алмый. Мәчет җире өчен бирелгән документларга экспертиза ясатачакбыз. Документлар тәртиптә икән, ул вакытта халык белән уртак фикергә килү кала. Һәм мәчет төзүчеләрдән машина кую урыны, балалар мәйданчыгы төзүне сорау булачак. Һәрвакыт килешү кирәк. Депутат буларак халык арасында мәсьәләләрне чишү минем бурыч булып тора", дип диде Бикмуллин.

Вакыт-вакыт яуган яңгыр астында бер сәгатьтән артык барган җыен кызу бәхәсләр булуга карамастан тыныч кына тәмамланды. Мәчет төзелешен яклаучылар ифтарга, каршы булучылар өйләренә ашыкты. Мәчет төзелешенә каршы булучыларны үз машиналарында "Ярдәм" мәчетендәге ифтарга алып бару һәм мәчет территориясе, андагы балалар мәйданчыклары белән таныштырып кайту тәкъдимнәре яңгыраса да, бу тәкъдим җавапсыз калды.

* * *

Нәкъ шундый бәхәс 2017 елда Казанның Хороводная урамында төзеләсе мәчет тирәсендә чыккан иде.

Фото: www.azatliq.org

Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: