Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда Ленин дамбасында тугыз яшьлек ир бала баткан

Өч малай “Казан” гаилә үзәге янында рөхсәт ителмәгән урында коенган.

Казанда Ленин дамбасында тугыз яшьлек ир бала баткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә, көндез, 2нче зона коткару отряды Сибгат Хәким урамындагы 4нче йорт янына чакыру буенча килгән. Сигез яшьлек ике малай Казансу елгасында коенуларын әйткән. Шунда кинәт тугыз яшьлек ир бала су төбенә киткән. Балалар ярдәм сорап өлкәннәргә мөрәҗәгать иткән. Бер сәгатьтән водолазлар баланың мәетен ярдан ун метр ераклыкта табып алган.

 

Шунысын да искәртергә кирәк, “Казан” гаилә үзәге яр буе күмәк ял урыны түгел. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев