Казанда милли чигү остасы Флера Калмурзинаның күргәзмәсе ачылды
Күргәзмәдә ул теккән милли кием-салым һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.
Бүген Эбиволь милли киеме кибетендә милли киемнәр дизайнеры, танылган милли чигү остасы Флера Калмурзина эшләренең “Минем шатлыгым – минем иҗатым” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмәдә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә булып кайтты.
Флера Калмурзина 15 июльдә вафат булды. Ул – милли кием-салым һәм кул эшләнмәләре әзерләүче генә түгел, татар милли киемнәрен популярлаштыручы да. Флера ханым үзенең кул эшләре белән халыкара гамәли сәнгать конкурсларында катнашкан, туксанынчы еллардан бирле Казанда аның төрле иҗат күргәзмәләре оештырылып килгән шәхес.
Флера Калмурзинаның күргәзмәсе ел саен диярлек “Родники мира” дип исемләнгән хәйрия фонды ярдәмендә оештырылган. Әлеге фонд Эбиволь йортында урнашкан.
Җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыру белгече Ольга Новикова сүзләренчә, Флера Калмурзина белән бәйле истәлекләрен сөйләде. “Бүген Флера апаның арабыздан киткәненә 44 көн булды. Ул үзе бер тарих! Без Флера апа белән кәсепчеләр палатасында таныштык. Ул безнең күргәзмәгә үзенең эшләрен куярга тәкъдим итте. Без ике куллап ризалаштык һәм шуннан бирле аннан аерылмадык. Флера апа яшь осталарга, студентларга татар милли киемнәрен ничек тегәргә икәнен өйрәтте, үзенең осталык серләренә төшендерде. Татар киемен останың үзеннән ишетмичә ничек тегеп булсын ди? Барлык татар киемнәрен, күлмәкләрен, баш киемнәрен Флера апа үзе текте.
Без Флера апаны татар милли костюмнарын булдыручы дип йөрдек. Бервакыт килде дә, “мин сынлы сәнгать белән шөгыльләнә башладым әле”, - диде. Озакламый аның картиналар күргәзмәсе дә ачылды.
Курчакларга ул киемнәрне үзе уйлап текте, бик яратты ул аларны. Шунысы кызык: курчакларны Флера апа үзе сатып алмады, ә табып алып, чистартып һәм юып, аларга төрле күлмәкләр тегә иде. Күз алдына китерегез, бер “кирәкмәгән” курчак хәзер Америкада яши! Шулай итеп, курчакларга ул икенче гомер бирде. Бу эшләргә ул пенсиягә чыккач килгән”, - диде Ольга Новикова.
Ольга ханым “Родники мира” хәйрия фондының эшчәнлеге турында да сөйләде. “Фондны җитәкләүче Татьяна Забегина иҗтимагый эшчәнлектән тыш, хәйрия эшләре һәм бизнес белән дә мәшгуль. Бизнес – татар этномилли киемнәрен җитештерү белән бәйле. Моның белән махсус осталар шөгыльләнә, гомумән, монда теләсә кайсы милләт халкының милли киемен тегеп бирәләр.
Фондның төп максаты – төрле авыр ситуацияләргә юлыккан кешеләргә ярдәм итү. Күбесенчә балалар һәм ятимнәр йортлары белән эшлибез. Әмма безнең аерма шунда – без иҗат ярдәмендә эш итәбез. Мастер-классларны интернеттагы бер апа алып бармый, ә чын остаз үткәрә”, - дип сөйләде Ольга Новикова.
“Родники мира” фондының җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина да фикерләрен җиткерде. “Бүгенге күргәзмәне без Флера апа белән ачарга сөйләшкән идек. Ул безгә җитми. Флера апа һәркөнне монда килеп йөри кебек тоела иде. Әмма аның әйберләре калды. Безнең дуслык моннан күп еллар элек Казан ярминкәсендә очраклы күрешүдән башланды. Флера Әнәсовна миңа һәрвакыт булышты, хәлемә керә белде. Миңа кайвакыт “син рус милләтеннән бит, ник татар киемнәре белән шөгыльләнәсең?” дигән сорау бирәләр. Флера апа исә миңа мондый сорауларны беркайчан да бирмәде. Ул миннән шикләнмәде дә. Аның ышанычы зур булды. Бик күп кешеләр Флера апаның мастер-классларын сорап мөрәҗәгать итте. Барысын да августка күчердек, чөнки август – аның ае иде. Көтмәгәндә булды дип әйтәләр бит, аның арабыздан китүе дә уйламаганда-көтмәгәндә булды. Кызганыч, аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирергә өлгермәдек. Җәмгыятьтә Флера апаны күптәннән халык артисткасы дип йөрттеләр. Икенче дөньяга киткәннән соң да, Флера ападан безгә бик күп мирас калды. Бүгенге көндә аның студентлары, укучылары хезмәт куя. Шуңа күрә Флера апаның эшчәнлеге алга таба да дәвам итәчәк”, - ди Татьяна Забегина.
Күргәзмә Флера Калмурзинага багышланган фильм күрсәтү белән дәвам итте. Соңыннан килгән кунаклар табын артында Флера апаны һәм аның эшчәнлеген искә алып чәй эчте.
- Флера Әнәс кызы Калмурзина – 1929 елда Спас районының Болгар шәһәрендә туа. 1948 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм аны 1953 елда бетерә. Тарих, җәмгыять белеме, эстетик тәрбияләү буенча Уфада һәм Башкортстан авылларында укыта. 1970 елда Казанга күченә һәм 1983 елга кадәр техник университетта белем бирә.
- Флера Калмурзина Татарстанда кул эше остасы булып таныла. Ул баш киемнәрен тегә, ефәктән һәм бәрхеттән чигешләр ясый, күн мендәрләр, “казан җөе” техникасы панносында иске бизәкләрдән тегү остасы, шулай ук курчаклар өчен милли киемнәр җитештерә, сәйлән белән чигү һәм сынлы сәнгать белән шөгыльләнә.
Фото: Султан Исхаков, Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев