Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда наркотик саткан полиция хезмәткәре эшеннән азат ителде

Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре патруль пост хезмәте хезмәткәренең кайчаннан бирле тыелган матдәне сатуын ачыклый.

Казанда наркотик саткан полиция хезмәткәре эшеннән азат ителде. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татар-информ”га шәхси чыганактан билгеле булганча, Шәхси куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре Наркоконтроль идарәсе белән берлектә Казанда ике көн элек патруль пост хезмәте Казан полкы вәкилен тоткарлаган.

 

Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре патруль пост хезмәте хезмәткәренең кайчаннан бирле тыелган матдәне сатуын ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк.

Фото: https://pixabay.com | stevepb

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев