Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда Республика көне һәм Шәһәр көненә чаралар программасы

30 август Республика көне һәм Шәһәр көне. Шул хөрмәткә Казанда бик күп кызылы чаралар каралган. Бу көнне шәһәрдә һәркем дә күңеленә хуш килердәй бәйрәмгә кушыла алачак.

Спорт, спортивное ориентированиие, баскетбол, мини-футбол һәм җиңел атлетика бәйгеләрендә катнашасы килгәннәр һәм тамаша кылырга теләгәннәр өчен 10.00 сәгатьтә Горький мәдәният һәм ял паркында “Сокровища старого парка” бәйрәме үткәрелә.
 
Шулай ук сәгать 10.00 да “Казан” гаилә үзәге каршында “Мозаика культур”республикакүләм этно-конфессиональ фестиваль үткәрелә. Халык-сәнгате, кул-эшләре ярминкәсе һәм республикада яшәгән халыклар фольклор иҗаты тәкъдим ителәчәк. Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале да уздырылачак.
 
10.45 Камал театры янында “Играй, гармонь” фестивале узачак.  Шунда ук 14.30 да “Наше время-Безнең заман”  яшьләр иҗаты  фестивале узачак.
 
Иң мөһим һәм шәп вакыйгаларның берсе — “Tat Cult” шәһәр мәдәният һәм сәнгать фестивале сәгать 12.00 да Казан кирмәнендә башлана.
 
Төштән соң, сәгать 12.30 да Кирмән янынында, Меңьеллык мәйданында “Kazan city racing” авто-мотошоу узачак. Трамплиннар, узышлар һәм фристайл-шоу узачак.
 
 
Иске-Татар бистәсендә 13.00 сәгатьтә “Город открытых сердец” театраль тамаша, ветераннар концерты һәм “Казан сөлгесе” милләтләр сәнгате фестивале уздырылыр дип көтелә.
Кич  “Яңа дәвер” заманча татар музыкасы концерты уздырылачак.
 
Казан ипподромында, сәгать 14.30   Татарстан Республикасы Президенты Кубогы һәм Казан Мэриясе Призына ат-спорт бәйрәме була.
18.00 дә “Казан” гаилә үзәгендә төп концерт.  Анда Гүзәл Уразова, “Hi-Fi”, “Любэ” төркемнәре һәм башкалар чыгыш ясыячак.
 
Һәрелдагыча Игенчеләр Сарае каршында  ачык һавада “Казан көзе” опера фестивале узачак. Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры чыгышы сәгать кичке 8дә башлана.
 
Бәйрәм сәгать  22.00 да Казансу елгасы өстендә салют белән тәмамланачак.
Фото: https://pixabay.com | alex1983

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев