Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда Роналд Макдоналд Йорты төзелгәнгә биш ел булды

Бәйрәм кунаклары һәм Гаилә йортында яшәүчеләр күңел ачу программаларында катнашкан.

Балалар республика клиник хастаханәсендә балалары дәваланучы гаиләләр яши торган Роналд Макдоналд Йорты гаилә кунакханәсендә бишьеллык юбилей хөрмәтенә зур бәйрәм узды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм кунаклары һәм Гаилә йортында яшәүчеләр күңел ачу программаларында катнашкан. Алар танылган шеф-пешекчеләр җитәкчелегендә бәйрәм ризыклары әзерләгәннәр.

 

Татарстан Республикасың Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» дигән хатын-кызлар-депутатларның берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО генераль директоры Азат Кадыйров, БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов һәм БРКХ Ветераннар Советы Рәисе Дамир Галиев, сәламләү сүзләре белән һәм уңышлар теләп, кунаклар алдында чыгыш ясадылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: minzdrav.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев