Теләче Информ

Казанда торак йорт түбәсендә снаряд тапканнар

Совет урамында йортта капиталь ремонт вакытында эшчеләр хәрби кирәк-яракка күреп алган.

Казанда торак йорт түбәсендә снаряд табылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары хәбәр итте.

Хәрби кирәк-яракны Совет урамындагы 11нче йортның түбәсен капиталь ремонтлаганда эшчеләр тапкан. Алар шунда ук куркыныч табылдык урынына ашыгыч хезмәтләр вәкилләрен чакырганнар.

Гадәттән тыш хәл урынында саперлар һәм полиция эшли. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Реклама

 

 

Фото: https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: