Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда ут капкан йорттан 85 яшьлек әбине һәм сабый баланы коткарганнар

Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан бер яшьлек баланы һәм 85 яшьлек әбине коткарган. Бинадан барлыгы җиде кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр

Янгын кичә көндез Латыш Укчылары урамындагы 3нче йортның бер фатирында чыккан, дип яза агентлык.
 
Бу вакытта фатирда хуҗабикәнең апасы булган. Ул янгын сүндерүчеләргә газ колонкасы дөрләп кабынып китеп, шуның аркасында тарттырылган түшәмгә ут кабуын әйткән. Ялкын телләре тиз арада коридор һәм бүлмәне ялмап алган, фатир төтен белән тулган.
 
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре утны бик тиз сүндергән. Янгында зыян күргән әбине 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
 
 
 
  •                                                                                                                                                                                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев