Казанда яңа йорт төзелешендә янгында ике кешене коткарганнар
Авиатөзелеш районындагы Побежимов урамында төзелә торган ун катлы йортта янгын чыккан.
Казанда яңа төзелә торган ун катлы йортта янгын чыккан, ике кешегә коткаручылар ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген иртәнге унда Казанның Авиатөзелеш районындагы Побежимов урамында төзелә торган ун катлы йортта янгын чыккан. Урынга шунда ук 5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автобаскыч ярдәмендә бинаның икенче катыннан ике кешене җиргә төшергән. Янгынны бу хакта хәбәр килеп, 20 минут узганнан соң сүндергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев