Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда йөкле хатынга өйдә бала таптырырга 112 хезмәте операторы телефон аша ярдәм иткән

Хатыны бала табарга җыенган иргә нәрсә эшләргә икәнен диспетчер әйтеп торган һәм биш минуттан бала туган.

Йөкле хатын тулгаклый башлагач, Казан кешесе 112 бердәм экстрен хезмәтенә шалтыраткан. Оператор телефон аша бала таптырырга ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"22 ноябрьдә иртәнге сәгать өчләрдә  “Светлый” торак комплексында 32 яшьлек хатынның тулгагы башланган. Аның йөклелеге 38 нче атна булган. Ире бу турыда бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына шалтыраттып әйтте”, - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Диспетчер ир-атка нәрсә эшләргә икәнен әйтеп торган һәм биш минуттан бала туган. Дөрес, баланың кендеген әтисе кисмәгән. Ул ашыгыч ярдәм табибларын көтеп торган. Табиблар ана белән баланы Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә алып киткән.

“Безнең практикада мондый хәл беренче тапкыр булды”, - дип сөйләгән “Ашыгыч чакырулар хезмәте -112” оешмасы директоры Ольга Лозовая. 

 

“Оператив кизү торучы сөйләшү барышында ир-атка һәм хатын-кызга консультатив һәм психологик ярдәм күрсәтеп торган. Киңәшләрне шул вакытта конференцэлемтә аша Казанның Ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы да биргән. Ир-ат куркып калмаган, ул диспетчер тәкъдимнәрен үтәп барган”, – дип сөйләгән Ольга Лозовая.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев