Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зоналы почта бүлеге ачылды

Ел ахырына кадәр Татарстанда 8, ә 2019 елда тагын 10 модернизацияләнгән офис эшли башлаячак.

Казанның Кулагин урамы, 8 нче йортта үзеңә үзең хезмәт күрсәтү зоналы почта бүлеге ачылды, анда клиентлар посылкаларны үзләре төрә ала. Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа форматтагы бүлекләрдә посылкаларны салу һәм төрү әйберләре клиентларга бушлай бирелә, аның бәясе посылканы җибәрү тарифына кертелгән.

Яңа почта офисы заманча җиһазланган. Клиентлар залында электрон чират һәм видеокүзәтү системасы эшли. Моннан тыш, модернизацияләнгән бүлеккә уңайлы пандус урнаштырылган. Шулай ук почта бүлегендә Брайль шрифты язулары бар.

 

2018 ел ахырына кадәр Татарстанда 8, ә 2019 елда тагын 10 модернизацияләнгән офис эшли башлаячак.

Фото: архив/Волжские зори/Маргарита Матвеева

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев