Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанга кояш батарейкалары белән эшли торган беренче катамаран килде

Көймәне Татарстан башкаласына Россия елгалары буйлап экспедиция уңаеннан алып килделәр.

30 июльдә Казанда электр йөрткеч һәм кояш батарейкалары ярдәмендә эшли торган эко-катамаран тәкъдим ителде. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Көймәне Татарстан башкаласына Россия елгалары буйлап, Санкт-Петербург -  Бөек Новгород - Мәскәү - Әстерхан маршруты буенча экспедиция уңаеннан алып килделәр. Аның сәяхәте 1 сентябрьдә тәмамланачак. Бу вакытка эко-катамаран 5000 чакрымнан артык юл узачак һәм Россиянең 20 төбәгендә булачак. 

«Аяз көннәрдә безнең катамаран - 60-70, болытлы көннәрдә 25-30 кВт энергия җитештерә. Хәрәкәт итү өчен бу җитәрлек. Шулай ук аяз көннәрдә кирәгеннән артык җитештерелгән энергия аша тулылана торган 70 кВт аккумулятор батарея запасыбыз бар. Әгәр батареялар тулы икән, без тәүлек буе аларда гына хәрәкәт итә алабыз», – диде экспедиция җитәкчесе Евгений Казанов.

Кремль яр буенда экспедициядә катнашучыларны «Байтик» лагереның яшь эко-активистлары, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм кызыксынган кешеләр каршы алды. Биредә «Экодулкын» фәнни-техник фестивале ачылды, аның кысаларында экология белән мавыгучы балалар эко-квест, бәйге һәм викториналарда катнашты, көймәне карады һәм экспедиция әгъзалары белән танышты.

"Әлеге экспедиция эко-культура һәм Россия су ресурсларына сакчыл караш формалаштыруга ярдәм итә", - диде Мәгълүмат системалары һәм экологик белем бирү идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин. 

Фото: eco.tatarstan.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев