Теләче Информ

Казаннан Париж, Лондон, Тель-Авив һәм Пекинга рейслар ачу планлаштырыла

"Казан" халыкара аэропорты 10 иң популяр юнәлеш буенча рейслар ачачак.

"Казан" халыкара аэропорты туристлар арасында популяр булган Париж, Лондон, Тель-Авив һәм Пекинга рейслар ачу планлаштырыла. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туристларның Казаннан иң популяр юнәлешләр исемлегенә Париж, Тель-Авив, Милан, Лондон, Мюнхен һәм Берлин шәһәрләре кергән. Аэропорт Тегеран һәм Пенкинга да рейслар ачарга планлаштыра. Шулай ук тиз арада Астрахань, Иркутск, Красноярск, Челябинск, Грозный, Мурманск шәһәрләренә дә рейслар булдырылачак.

Реклама

 

Фото: https://pixabay.com | JESHOOTScom

http://tat.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: