Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанның элиталы бакчасында сабыйны кыйнаган тәрбиячегә суд нинди җәза биргән?

Казанның элиталы балалар бакчасы тәрбиячесен 4 яшьлек баланы кыйнаганы өчен хөкем иттеләр

Ул балалар белән эшли алмаячак. Тикшерү мәгълүматлары буенча бу хәл узган елның ноябрендә булган.

Бала йокларга теләмәгән. Тәрбияче башта баланың артына һәм аякларына кулы белән, аннары ачкыч бәйләме һәм аяк киеме белән суккан.

Бала кычкыра башлаган. Тәрбияче баланың битен мендәр белән каплаган, аннары кулыннан һәм аягыннан тотып, икенче бүлмәгә алып чыгып киткән. Утны сүндергән һәм ишекне япкан. Уты булмаган бүлмәдә бала 10 минут чамасы утырган.
 
Кич баланың әнисе баланың тынычсыз булуын аңлап алган. Ул балалар бакчасына мөрәҗәгать итән, тәрбиячеләрнең берсе хезмәттәше турында сөйләгән. Бу хәлдән соң бала бакчага барудан баш тарткан.
 
Ачыкланганча, Әлмөхәмәдова балалар бакчасында 2016 елдан өлкән тәрбияче булып эшләгән.
 
Ул бу хәлдә гаебен кире каккан һәм хезмәттәше аның эш урынына дәгъва итү сәбәпле, алдаша дип белдергән.
 
Судмедэкспертиза малайда депрессия, элеккеге кызыксынуларын югалту, аппетиты бетү һәм йокысы бозылу кебек психик тайпылышлар булуын ачыклаган.
 
Зыян күргән якның вәкиле журналистларга тәрбияченең кечкенә баласы булуын, шуңа күрә кыйналган малайның әнисе аны ирегеннән мәхрүм итмәүләрен соравын әйткән.
 
“Тикшерү барышында ул гаебен таныган, әмма адвокаты алмашынгач, ул барысын да кире кага башлаган. Суд утырышында ул гаебен танымады һәм гафу үтенмәде”, - дип ачыклык кертте зыян күрүчеләрнең адвокаты.
 
Бала хәзер үзен яхшы хис итә, башка балалар бакчасына йөри.
 
Баланың ата-анасы рухи зыян өчен гражданлык искы бирергә ниятли.
 
Татар-информ” агентлыгы Казанда 283нче балалар бакчасында эшләүче 42 яшьлек Гөлнара Әлмөхәмәдовага суд була дип хәбәр иткән иде. Хатын-кызны 4 яшьлек баланы кыйнауда гаепләделәр. Бүген Казанның Вахитов районы суды аны хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу белән бер елга мәҗбүри эшләргә хөкем итте.
 
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев