Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанның “Гаилә” мәчете Корбан гаете уңаеннан Гаилә бәйрәме уздырды

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Корбан гаете бәйрәменең дәрәҗәсен тагын да күтәрү зарур, дип белдерде.

Бүген – Корбан Гаете көнне, Казанның Совет районы “Гаилә” мәчетендә Гаилә бәйрәме узды. Программаны “Хәләл Хәят” студиясеннән Марсель Әхмәдуллин алып барды.

Бәйрәмне махсус кичкә калдырганнар, ул кичке 5 ләр тулып киткәч кенә ачылды. Бу, гаиләләр корбаннарын чалып, туган-тумачалар, дус-ишләренә барып, якыннары белән бергәләп бәйрәм итеп бераз бушагач килә алсын дип махсус эшләнгән. Ләкин бәйрәм рәсми рәвештә ачылганчы ук, мәчет ишегалды балалар чыр-чуыннан кайнап торды.

Бәйрәм Коръән уку белән башланып китте. “Гаилә” мәчете имамы Нуршат хәзрәт быел мәчеткә 5 ел тулганын билгеләп узды. “Һәр елны, мәчетнең исеме җисеменә туры килсен дип, гаилә бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әверелде. Балаларыгыз кечкенәдән бәйрәм рухын сизеп үсеннәр дип телибез. Бу бәйрәмгә кемнәр үз өлешен керткән, барысыннан да Аллаһ разый булсын. Шушы бәйрәм күңелле генә үтеп китеп, һәрберебезнең күңелләрендә җылы хисләр генә калдырса иде”, - дип дога кылды.

Биредә балалар өчен, мәчет ишегалдында болай да һәркем өчен көн саен ачык булган таган, атынгычлардан тыш, батут зонасы булдырылган. Сабыйларга анда бушлай сикереп шуу мөмкинлеге бирелде. Шулай ук, балалар пони, ишәк, паровозда да утырып йөрде. Чүлмәк ватарга теләүчеләр бер чиратка тезелде. Балалар баллы мамык белән дә сыйланды. Кызларның кулларына махсус бизәк – мехенди ясаучы осталар да чакырылган. “Кызлар гына түгел, апалар, сез дә бара аласыз. Җәмәгатьләрегезне, бабайларыгызны шаккатырыгыз”, - дип шаяртты Марсель Әхмәдуллин.

Бәйрәмне оештыручылар балалар арасында нәниләре дә, олыраклары да булуын онытмаганнар. Моны истә тотып, төрле яшьтәге балалар өчен төрле күңел ачу чаралары әзерләнгән. Нәни балаларның күңелен аниматорлар Колунесса Конфетка, “Щенячий патруль” мультфильмы каһарманы Гонщик, Пони Радуга күтәрсә, олырак балалар өчен химик шоу оештырылды. Аннары бәйрәмгә килүчеләр өчен пылау да пешеп чыкты. Моннан тыш, карбыз, кавын һәм башка тәм-томнар белән сыйладылар.

Мәчетнең матбугат хезмәте җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәбибуллин әйтүенчә, мәхәллә бу чараны оештыруны тулысынча үз өстенә ала. “Һәр гаеттә шундый бәйрәм үткәрәбез. Бүген монда баллы мамыктан кала барлык чаралар тулысынча бушлай. Бер яктан, ул мөселман гаиләләренә бәйрәм үткәрү булса, икенче яктан, авыру балаларга ярдәм итүне дә күздә тота. Быел беренче тапкыр сынау рәвешендә хәйрия ярминкәсе үткәрелә. Без “Апрель” тернәкләндерү үзәге белән хезмәттәшлек алып барабыз. Ай саен аларга барып, шул айда туган балалар өчен “Имениник” көне үткәрәбез. Әти-әниләргә вәгазләр укып, балаларга бүләкләр тапшырабыз. Бу юлы балалар эшләгән кул эшләнмәләрен сатып алу мөмкинлеге булачак. Кергән керем тулысынча үзәккә тапшырылачак. Гомумән алганда, бу мәйданчык бөтен кеше өчен ачык. Җәй көне балалар белән шыгрым тулы була”, - диде Илмир хәзрәт.

 

Аның сүзләренчә, “Гаилә” мәчетенең матур үрнәгенә ияреп, быел Казанның тагын берничә урынында Корбан гаете хөрмәтенә балалар, гаиләләр өчен бәйрәм үткәрелгән. “Нагорный бистәсендәге “Иман нуры” мәчете узган елда Дәрвишләр бистәсендә үткәргән иде. Быел безнеке сыман мәчет каршында балалар өчен уен мәйданчыгы ясадылар. Быел көндез бәйрәмнәре булырга тиеш иде. “Калейдоскоп” паркында Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте бәйрәм үткәрде”, - диде Илмир хәзрәт.

Глушко урамында яшәүче Фирдәвес апаның оныгы белән бәйрәмгә тәүге килүе. “Беренче тапкыр, узып барышлый гына кердек. Быел Корбан чалмадык, алдагы елларда насыйп булсын инде. Намаз укымасам да, догаларны өйрәнәм. Нәрсәдер тота, намазга басарга куркам әле. Шулай да, дини бәйрәмнәрне искә алабыз, игътибарсыз калдырмыйбыз. Менә бүген иртән торып коймак пешердем”, - ди ул.

Ләйлә ханым гаиләсе белән бу бәйрәмгә ел да килергә тырышуларын әйтте. “Дини бәйрәмнәрдә дә менә шундый чаралар оештыру бик мөһим. Алар дини бәйрәмнәргә игътибарны тагын да көчәйтә кебек тоела миңа. Диннән ераграк булган кешеләрнең күңелендә дә ниндидер чаткы уята. Аның әһәмияте бик зур, мондый гаилә бәйрәмнәре кешеләрне үзара якынайта”, - ди ул.

Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, Корбан гаетенә карата игътибарны тагын да арттыру зарур. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев