Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Көчле җил һәм боз көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә

 

Бүген төнлә һәм көндез республикада яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.

Якындагы тәүлектә республикада яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанның кайбер районнарында көчле җил һәм боз явуы ихтимал

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, әгәр дә шундый вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк торырга киңәш итә. Җил көчәйгәндә, подъездларда яки подвалда качып тору кирәк. Боз яуганда, урамга чыкмаска һәм тәрәзә яннарында тормау сорала. Урамда булганда, тынычрак җиргә качарга, һич югы башны сумка белән булса да капларга киңәш ителә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, ышыклану өчен урын табарга кирәк.

Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пунктлардан чыкмаска киңәш ителә. Юлда хәрәкәт иткәндә, яшенле яңыр башланса, куркынычсыз тизлек сайларга, игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/15/169757/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев