Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Хәния Фәрхинең каберенә таш куелды

"Татар-информ" материаллары буенча Чарада җырчының якын дуслары, туганнары, җырчылар һәм Хәния Фәрхинең иҗатын яраткан тамашачылар катнашты.

Бүген, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең вафатына бер ел тулган көнне, каберенә таш куелды. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Чарада Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин, артистлар Зөһрә Шәрифуллина, Илсөя Бәдретдинова, Рамил Миндияр, ИлСаф катнашты. Зөһрә Шәрифуллина, артистлар исеменнән чыгыш ясап, "Хәния Фәрхи күңелебездә кояш кебек истә калачак. Ул үзе бәйрәм кебек иде", - диде ул, Хәния Фәрхинең иҗат төркеме "Бәйрәм" булуга ишарәләп.

 

Хәния Фәрхинең якын дусты Гөлназ Шәйхи Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән чыгыш ясады. "Аннан да яхшы кеше юк. Булмагандыр да. Бер көн дә онытылганы юк", - диде ул. 

Чарага Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу, ире Габделхәй, сеңлесе Фирүзә килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев