Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Китап» радиосында әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышачак

Алмаз Миргаязов әйтүенчә, радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Китап» милли радиосында эфирда укылачак әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтте.

«Нинди әсәр тыңлыйсыгыз килә, дип социаль челтәрләрдә сораштырып була. Хәйләкәр сораштыру, турыдан-туры сораштыру бар. Шунысына иманым камил: „Китап“ радиосында ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш. Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газетта-журналларда чыккан кызыклы әсәрләр булырга мөмкин», — ди радио җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, «Ак чәчәкләр» романыннан өзекләрне дә «Китап» радиосы өчен яраклаштырылган форматта җиткерергә була. «Ул бестселлер, кайчан укысаң да актуаль. Билгеле, тулы романны укып чыга алмыйбыз, радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Аннан музыкаль паузадан соң, шул ук әсәрнең тагын икенче өзегенә әйләнеп кайтырга мөмкин», — диде Алмаз Миргаязов.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X