Кредит каникулы: кемнәргә бирелә һәм ничек аласы?
Үзизоляция кертелү сәбәпле, эшсез һәм табышсыз калучылар да шактый. Шул сәбәпле, кредит, ипотека өчен түләүләр дә авырлашты.
Сер түгел, бүген күпләрне авыру түгел, ә тамак кайгысы борчый. Үзизоляция кертелү сәбәпле, эшсез һәм табышсыз калучылар да шактый. Шул сәбәпле, кредит, ипотека өчен түләүләр дә авырлашты. Мондый очракта халыкка нишләргә? Түләүләрне туктатып тору өчен нинди шартлар үтәлгән булырга тиеш? Пандемиядән зыян күрүне банкка ничек дәлилләргә? Әлеге һәм башка сорауларга «ВТ»ның даими белгече – икътисад фәннәре докторы, КФУның идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох җавап бирде.
Игорь Анатольевич, кредит каникуллары турында аңлатып китсәгез иде.
– Кредит каникуллары дип без кредит яки заем буенча түләүләрне күпмедер вакытка тулысынча туктатып торуны яки аларның күләмен киметүне әйтәбез. Әлеге мөмкинлек кредит алучыга закон нигезендә бирелә. Һәм шартлар үтәлгән очракта, банк кредит каникулларын бирүдән баш тарта алмый. Быелның апрелендә күп кенә банклар әлеге юнәлештә үз программаларын кертте. Аның нигезендә, кредит бирүче «каникул»ны законда каралмаган яки күпкә җиңелрәк шартларда бирә ала. Бу шартлар белән банкның интернет сайтында танышырга мөмкин.
Мондый ярдәмнән кемнәр файдалана ала?
– Закон буенча, әлеге программадан банктан, микрофинанс оешмасыннан, кредит кооперативыннан яки профессиональ кредитор булып торган башка оешмадан бурычка акча алып торган һәр физик зат файдалана ала.
Түләүләрне күпме вакытка кадәр чигереп торып була?
– Кредит түләүләрен алты айга кадәр тулысынча (төп бурычны һәм процентны) туктатып торырга яки киметергә мөмкин. Каникулның төгәл вакытын бурычы булган кеше үзе билгели.
Каникулны нинди төр кредитларга алырга мөмкин? Аларның шартлары белән дә таныштырып китмәссезме?
– 2019 елның 31 июленнән әлеге мөмкинлектән авыр тормыш шартларында калган (эшсез калган һәм керемнәре шактый кимегән, инвалидлыкка яки озакка сузылган авыруга дучар булган, гаиләдә тәрбиягә мохтаҗ кеше барлыкка килгән) ипотека кредитын түләүчеләр файдалана ала. Каникуллар бары тик өстәмә шартлар үтәлгән очракта гына бирелә. Моннан файдалану өчен кредит алып түли торган фатир бердәнбер булырга; кредит түләү өчен тотыла торган акчаның күләме бурычка алучының кеременнән билгеләнгән нормативтан югарырак булырга; кредит күләме 15 млн сумнан артык булмаска тиеш. Болардан тыш, кредитның моңа кадәр реструктуризация узмавы да шарт.
Пандемия булу сәбәпле, быелның 3 апрелендә кабул ителгән закон буенча, каникулны теләсә нинди кредиты булган физик затлар ала ала. Моннан файдаланучы өчен бары тик ике генә шарт үтәлү кирәк. Беренчедән, бурычка алып торучының соңгы айда кереме узган елның уртача айлык кеременнән 30 процентка кимрәк булу шарт. Икенчедән, кредит күләме Россия хөкүмәте билгеләгәннән артып китмәскә тиеш. Шулай итеп, каникуллардан файдаланыр өчен кредитның максималь күләме билгеләнде. Автокредитлар өчен ул – 600 мең сум, кредит карталары өчен – 100 мең сум, башка төр кулланучылар кредитлары өчен – 250 мең сум (индивидуаль эшмәкәрләр өчен лимит – 300 мең сум); ипотека кредитлары өчен – 2 млн сум (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре өчен ипотека кредитларына зуррак лимит билгеләнгән). Димәк, каникулга бурычлары әлеге суммадан артып китмәгән кешеләр өмет итә ала. Шунысын да искәртергә кирәк: әлеге закон вакытлыча гына эшли. Мондый шартларда кредит каникулларын алыр өчен 2020 елның 30 сентябренә кадәр генә мөрәҗәгать итеп була.
Кредит каникулын алыр өчен кая һәм ничек мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Барлык эре банкларның да дистанцион режимда (онлайн банктагы шәхси кабинет яки рәсми сайт ярдәмгә килер) гариза кабул итә торган сервислары бар. Мөрәҗәгать итеп, аннан җавап көтәргә генә кала. Банк бурычка алучының мөрәҗәгатен 5 эш көне дәвамында карарга бурычлы. Алар без югарыда искә алган шартлар үтәлмәгән очракта гына баш тартырга мөмкин.
Кешегә үзенең пандемиядән зыян күрүен дәлилләргә кирәк булачакмы?
– Нәкъ менә пандемиядән зыян күрүен дәлилләргә кирәкми. Айлык кеременең шактый кимүен күрсәтү дә җитә. Сәбәбе башка да булырга мөмкин. Кирәкле мәгълүматларны банк Салым федераль хезмәтеннән, Пенсия фондыннан, Социаль иминият фондыннан да соратып алырга мөмкин.
Ярты ел узгач, банк шул вакытта түләнәсе бөтен бурычны да шунда ук таләп итәргә мөмкинме? Кредит түләмәгән вакыт өчен банк, булачак түләүләргә процентлар өстәп, кредит вакытын озайта аламы? Киләсе айларда айлык түләү артачакмы?
– Кредит каникуллары вакытында банк кредиттан файдаланган өчен процентлар өсти, ягъни кешенең бурычы банк каршында арта. Ләкин каникуллар беткәч, айлык түләүләр шулай ук (ягъни каникулга кадәрге кебек) калачак. Һәм җыелган бурычны берьюлы түләргә кирәк булмаячак. Каникул вакытында өстәлгән процентлар һәм башка түләнмәгән түләүләр соңрак, ягъни кредит вакытын озынайту хисабына түләнәчәк.
Игорь Анатольевич, әңгәмәбез ахырында, гомумән, пандемиянең банк системасына ничек йогынты ясавына да аңлатма бирсәгез иде.
– Әлегә сизелерлек йогынты ясамады: банклар тотрыклы, запас акчалары да бар, клиентларына барлык төр хезмәтләрне күрсәтүне дәвам иттерәләр һәм барлык бурычларын үтиләр. Дөрес, күп кешеләрнең бурычларын түли алмаулары банклар өчен яхшы булмаса да, критик хәл түгел. Әгәр кирәк була калса, Россия Банкы коммерцияле банкларга ярдәм күрсәтәчәк.
Алайса банкта акчалары булган кешеләр тынычлап йоклый ала?
– Әлеге вакытта банклар кешеләрнең акчаларын кире бирүдә бернинди дә кыенлыклар кичерми. Һәм киләчәктә дә бернинди дә чикләүләр көтелми. Ә инде ниндидер бер банк үз бурычларын үти алмый башлаган очракта, Россиядә кертемнәрне мәҗбүри иминиятләштерү системасы эшли. 1 млн 400 мең сумга кадәр булган барлык кертемнәр дә иминиятләштерелгән һәм алар банк үз эшчәнлеген туктату турында игълан иткәч, ике атнадан соң тулысынча түләнә.
Зөһрә Садыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев