Теләче Информ

Күренекле шагыйрь, сәясәтче Роберт Миңнуллин 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Татарстан халыклары Дуслык йортында Роберт Миңнуллинны иҗатташ дуслары юбилее белән котлады.

Бүген Татарстан халыклары Дуслык йортында күренекле шагыйрь, сәясәтче Роберт Миңнуллиның 70 яшьлек юбилей тантанасы узды. Әдипне тәбрикләргә зал тутырып, аның якын дуслары, туганнары, иҗатташ дуслары да килгән иде. Бәйрәмдә “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, юбилярны котлап, аңа изге теләкләрен теләде һәм шагыйрь белән бәйле хатирәләрен яңартып үтте: "Роберт Миңнуллин ул - минем замандаш, чордаш, якташ. Мин горурланам, чөнки бервакыт Робертны бер башка уздым. Ләкин әлеге очрак беренче һәм соңгы тапкыр булды. 1966 елда без икебез дә Башкорт дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга кердек. Мин рус теленнән иншаны яхшырак яздым, уңай билге алдым. Роберт яза алмады, шуңа күрә туган ягына кайтып китәргә мәҗбүр булды. Анда ул "Маяк" газетасында эшләде, үзен күренекле шәхес буларак күрсәтә алды. Соңрак ул Казанга укырга керде. Анда үзенә кирәк әдәби мөхит тудырды, билгеле шәхесләр белән танышты, үзенең сәләтен ачарга мөмкинлекләр тапты. Хәзер күрәбез, Роберт Миңнуллин - уникаль шагыйрь. Алтмыштан артык китап чыгарган, шигърияттә һәм иҗтимагый, сәяси эштә зур уңышларга ирешкән бөек зат. Робертның исеме зур казанышка әйләнде, халык арасында аның иҗаты яратып укыла. Ул уңай, позитив алымнар белән эшли белә. Соңгы елларда иҗат ителгән "Татарларым" дигән поэманы карасак, бунтарьлек һәм инкыйлабчылык, милләт өчен көрәшүне күрәбез. Ул - милләт турында уйлаучы, милләтнең хәл ителергә тиеш булган мәсьәләләрен яктыртучы да. Сукранып, зарланып йөри торганнардан түгел. Яшьләрдән калышмый, Инстаграм челтәрендә үзенең блогын алып бара", - диде ул.

Чара барышында Роберт Миңнуллин бәйрәменә килгән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде, үзенең бәхетле булуын әйтте. "Күңел һаман унсигездә, ләкин бу хакыйкатькә туры килми. Яшь булып кыланмаска кирәк. Һәр яшьне кабул итә белергә, шул яшьтә яшәргә кирәк. Тәҗрибә, узган гомерем, эшләгән эшләремне, үземнең китапларымны бергә туплагач, җитмеш яшь килеп чыга. Дусларым, туганнарым, гаиләм янәшәсендә җитмеш яшькә аяк басу - зур шатлык. Аллаһы Тәгаләгә Шөкер итәм, чөнки шушы яшемне күрергә насыйп булды", - диде юбиляр.

  • Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган шул авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып - китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә — Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

Мәктәптән соң ике ел "Маяк" исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук "Башкортстан пионеры", "Маяк" газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы "Маяк", "Ленинчы", "Кызыл таң" газеталарында басыла.

Реклама

 

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. "Татарстан яшьләре", "Социалистик Татарстан" газеталарында, "Казан утлары" журналында шигырьләре күренә башлый. "Беренче карлыгачлар" (1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5-нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. 1973 елда Илдар Юзеев "Татарстан яшьләре" газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин "Яшь ленинчы" газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар. Ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә "Шигъри тәлгәшләр" исемле тапшырулар циклы оештыра. "Акбай цирк карый" (1978), "Җиде абый тай җигә" (1980), "Айга очтык" (1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р. Миңнуллин Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга.

Р. Миңнуллин балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, "Безнең авыл зоопаркы" (1988), "Энекәш кирәк миңа" (1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. "Дөньядагы иң зур алма" (1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә — Һанс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Р. Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь "Мәгариф" нәшрияты чыгарган "Күчтәнәч" (1995) дигән китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.

Роберт Миңнуллин — тәҗрибәле журналист һәм алышынмас депутат. Озак еллар "Казан утлары" журналында — бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә — баш редактор, "Яшь ленинчы" ("Сабантуй") газетасында мөхбир, баш редактор булып эшли. 1995—1999 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000—2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988—1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан — Татарстан халык депутаты, 1990—1995 елларда — Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан — Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан — "Сабантуй" газетасының шеф-редакторы, төрле елларда "Казан утлар", "Татарстан", "Идел", "Салават күпере", "Сәхнә", "Татар иле", "Сабыйга" кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, "Татарстан" телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы.
 

Фото: Салават Камалетдинов

http://tat.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: