Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Көтүчегә дә көтүче дип кенә карарга кирәкми: сыер кыйммәт тора бит

Иртән чыбыркы шартлау тавышына капкадан тезелешеп чыгып, кичен җи­лен­нәрен тутырып кайтып кергән маллар – авылның төп байлыгы да, терәге дә. Кызганыч, көтү чыккан авыллар да, болынга куылучы маллар саны да елдан-ел кими. Көтүе булса да, көтүчесен табу зур бер мәшәкатькә әйләнә.

Республиканың кайбер районнарында сыерларны көтүгә 1 майда ук чыгарсалар, берничә районда малкайлар яшел сусыл үләнле болынны ай ахырында гына күрә алачак әле.

– Арча районында әлегә көтү чыккан авыллар юк дип беләм. Адәм баласы шул­кадәр ялкау хәзер. Көтүгә чыгарга да иренеп торалар. Шушы көнгә кадәр көтү куылмаган иде әле, беренче булып үзем алып чыгып киттем малкайларны. Бөтен җирдә ямь-яшел, сусыл үлән бит югыйсә. Май аенда эре терлек бер центнер яшел масса ашаса, кыш буена үзенә җитәрлек витамин ала, – ди Арча районыннан Галим Абдуллин.
Көтүне элек-электән чират буенча көтүчеләр дә, кө­түче яллаучылар да бар. Кө­түче куйган бәяләр дә төрле җирдә төрлечә. Иң арзаны сыер башына 500 булса, 2000 сумга да көтүчеләр бар.

Чүпрәле районының Иске Чокалы авылында яшәүче Илдар Усманов исә көтү көтәргә кеше табу бик авыр булуын әйтте.

– Бер сыер башына 900 сум акча бирәбез һәм көтүче сумкасына ризык тутырып чыгарабыз. Күрше Татар Шат­рашаны авылында тагын да кыйммәтрәк – 1000 сум би­рәләр һәм көтүченең тамагын кайгырталар. Кече Аксуда чиратлап көтәләр, чөнки кеше юк. Бездә дә кө­түче табу җиңел булмады. Узган елларда кө­тү көткән абыебыз авырып китте. Яше дә бар. Алай дисәң, сыерлар да елдан-ел кими шул. Сөт­нең бәясе бик аз. 15 сум иде. Бу айда тагын да арзан булачак, диделәр. Иткә дигән мал­ны урнаштыру да бик мәшәкатьле. Шуңа күрә халык сыер асраудан акрынлап бизеп бара, – ди ул. 

Көтүчегә дә көтүче дип кенә карарга кирәкми. Уйлап карасаң, бик авыр, җаваплы да хезмәт бит ул. Нинди генә һава торышы булуына карамастан, көнозын малларны сакларга кирәк, алар өчен җавап бирәсе дә бар бит. Ә бер сыерның 60 – 70 мең сум тирәсе торуын исәпкә алсаң, көтүче өс­тендә никадәр зур җавап­лылык икәнен чамалау кыен түгел.

Балтач районының Арбор авылында яшәүче Хә­мәтзакир Низамов 22 ел көтү көткән. Бу эшеннән туктавына 5 ел була икән.

– Эшемне яратып башкардым. Аеруча яшь вакытта күңелле, рәхәт иде. Шул ук вакытта көтүче хезмәте авыр да, җаваплы да. Малларны сак­ларга, теләсә кая кертеп җибәрмәскә кирәк. Хуҗалык көтүен ярамаган кырларга кертсәк, хуҗадан шелтә эләгә. Кеше малын шулай ук читкә таратып та булмый. Шуңа күрә хәзер бу эшкә атлыгып торучы да юк. Аннан соң, яхшы көтүлеге дә юк бит. Элеккеге җирләргә агачлар утыртып бетер­деләр, – диде ул.

Кайсыдыр авыллар кө­тү­че эзләп җәфаланганда, кем­­нәр­дер электр көтүче­дән фай­далана. Ул кайсыдыр районнар өчен яңалык булса да, Мамадыш, Чирме­шән, Баулы кебек районнарда берничә ел популярлык казана инде. Мә­сәлән, Чир­мешән райо­ны­ның Шешминка авылында быел 30 мең сумга электр кө­түче сатып алганнар, дип хә­бәр иткән иде шушы көн­нәрдә район газетасы. Мал­лар үз­ләренә зыян салмаслык кө­чәнештәге электр чыбыклары белән тотып алын­ган шушы көтү­лек­ләрдә йө­ри.

– Бездә көтү апрельнең егермеләрендә үк чыкты. Авылдашлар, бергә җые­лып, 30 мең сумга электр көтүче алдылар. Бик җайлы, халык бар малын – кәҗәсе, сарыгына ка­дәр шунда куа. Тер­лек­ләр урамда йөрми. Андреевкада исә көтүне чиратлап кө­тәләр. Ике авылда көтүгә 60­лап баш мал йөри, – дигән район газетасына Шешминка авыл җир­леге башлыгы Марс Шәйхет­динов. – Түбән Кар­мал­­када Шушма елгасы буенда бер урынны көтүлек ясап тотып алганнар. Малларны шун­­да чыгаралар. Югары Кар­­мал­када көтү юк. Чумачка халкы электр кө­түче алмакчы. Ульяновка авыл җирлеге авыл­­ларында тер­лек­ләрне чиратлап кө­тәләр. Яшәүчедә дә – чират көтүе. Бу кечкенә авыл көтүендә 50ләп мал, монда Әккәрәйдән дә 30лап эре терлек куалар. Кармышта көтүче яллаганнар. Бер баш мал өчен айга 700 сум исә­беннән.

Бәркәтә авылында да, был­тыргы кебек, малларны электр көтүчегә ышанып тап­шырганнар. Көтүгә әле­гә 25ләп мал йөри икән.

Авылларда менә шундый хәлләр. Шуңа күрә авылның көтүгә куарлык сыерлары да, малкайларга рәхәтләнеп йө­рерлек сусыл үләнле болыннары да, аларны көтәрлек ке­шеләре дә булсын, авыл яшә­сен иде дип кенә телисе кала.

Фото: https://pixabay.com

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X