Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кыскартылган татар теле укытучылары барыбер мәгариф системасында калды – Илсур Һадиуллин

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары татар теле укыткан 1224 кешенең яңадан әзерлек узганын әйтте.

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары кыскартылса да, алар барыбер мәгариф системасында эшләргә калган. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

“Бездә биш меңнән артык татар теле укытучысы бар иде. Хәзер аларның саны 3,5 меңнән артык. Бер ел эчендә 1300 дән артык укытучы кыскартылган иде, шуларның 1224е яңадан укыды һәм безнең системада калды”, - диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, алар әзерлек үтеп, рус теле, математика, физика укытучылары булган.

“Системадан йөзләп кеше китте. Алары да я пенсионерлар, я эшләргә теләмәгәннәр”, - диде ул.

Фото: архив/Султан Исхаков/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев