Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кыскартылган татар теле укытучылары барысы да эшкә урнаштырылган – Рафис Борһанов

Мәгариф һәм фән министры 1200дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысының башка белгечлекләр буенча профессиональ әзерлек узганын әйтте.

Кыскартуга эләккән татар теле укытучылары барысы да яңа эшкә урнаштырылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының 46нчы утырышында Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

«2018 елда, укыту планы үзгәрү белән бәйле рәвештә, 1200дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы башка белгечлекләр буенча профессиональ әзерлек узды. Хәзерге вакытта барлык укытучылар да белем бирү оешмаларына эшкә урнаштырылды», - диде министр.

«Белем бирү процессында төп субъект – педагог. Педагогның профессиональлеген арттыруга министрлык гел зур игътибар юнәлтте. Республикада һөнәри бәйгеләр үткәрелә премия, грант ярдәме гамәлдә», - дип сөйләде Рафис Борһанов.

 

Аның әйтүенчә, 2018 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәк аттестация системасын модернизацияләү буенча чаралар күргән. «Педагогларның уртача хезмәт хакы үсешендә уңай динамика күзәтелә. РФ Президентының май указлары нигезендә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, уртача хезмәт хакы барлык категорияләр буенча планлы күрсәткечкә иреште», - дип сөйләде министр.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X