Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Лениногорскида шөпшә күче табибларны һәм авыруларны чаккан

Әлеге хәл Октябрьская урамындагы хастаханәдә булган.

Лениногорскида шөпшә күче табибларны һәм авыруларны чаккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән коткаручыларга Октябрьская урамындагы туберкулез диспансеры хезмәткәрләре ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Хастаханә палаталарының берсенең балконында шөпшә күче оялаган һәм алар янәшәдә булган кешеләргә һөҗүм оештырган. Урынга килгән 7нче зона янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре балконны шөпшәләрдән чистарткан.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X