Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әлмәттә наркотик сатучыларны хөкем иттеләр

Тентү барышында полиция хезмәткәрләре 650 гр наркотик табып ала.

Әлмәт шәһәр суды контактсыз рәвештә наркотиклар таратучы яшьләр төркеменә карар чыгарган. Бу турыда җирле басма яза.

Үткән елның июль аенда интернет челтәрендә Әлмәт, Киров өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Азнакайдан 20 яшьлек кыз һәм дүрт егет кергән төркем барлыкка килә.

Билгеле булганча, алар берничә ай дәвамында наркотикны элемтәсез ысул белән Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә таратканнар. Төркем 2017 елның декабрендә җинаять өстендә тотыла. Тентү барышында полиция хезмәткәрләре 650 гр наркотик табып ала.

Гаепләнүчеләр гаепләрен өлешчә генә таныган. Әлеге төркем 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

/tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X