Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Любовь Авдонина гриппка каршы прививканы кемнәргә ясатырга кирәклеге хакында сөйләде

Татарстанда халыкның ким дигәндә 60 процентына гриппка каршы прививка ясау күздә тотыла.

Татарстанда халыкның ким дигәндә 60 процентына гриппка каршы прививка ясау күздә тотыла, шулай ук вакцинация мәҗбүри булган төркемнәр дә бар. Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«6 айдан алып 11нче сыйныфка кадәрге балалар, хәрби хезмәткә чакырылучылар, кешеләр белән аеруча еш аралаша торган өлкәләрдә эшләүчеләр, аерым алганда, медицина, белем бирү оешмалары, җәмәгать туклануы предприятиеләре, сәүдә, транспорт өлкәсе хезмәткәрләре, шулай ук еш авырый торган һәм хроник авырулардан интегүче 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һичшиксез прививка ясатырга тиеш», - дип искәртте спикер.

Ул икенче һәм өченче триместрдагы көмәнле хатыннар өчен дә вакцинациянең мәҗбүри икәнлеген билгеләп үтте.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда вакцинация кампаниясе башланганнан алып 157 меңгә якын кешенең гриппка каршы прививка ясатуы турында хәбәр иткән иде.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев