Теләче Информ

Мансур хәзрәт хыялыймы?

Яхшы хәбәр дә, яман хәбәр дә тиз тарала. Татарстан мөфтие урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәлә­летдин, Казан янындагы бер районда, буш җирдә татар-мөселман авылы булдырачакбыз, дип белдерүгә, социаль чел­тәрләрдә бу тәкъдимне төрләндерә башладылар. Ни гаҗәп: үтә сәер, капма-каршылыклы фикер белде­рүчеләр бар. Бу уңайдан аңлатма бирүен сорап, Мансур хәзрәтнең үзенә мөрәҗәгать иттек.

– Кайберәүләрнең (мин аларны диван философлары дим) бу нияткә кискен каршы чыгуына исем китте. Иннополислар, нефть­челәр, газчылар бистәләре коралар. Каршы әй­түче күренми. Татарстанда татар-мөселман авылы булдыруга каршы килеп маташучыларга ни әйтергә дә белмәссең?! Имеш, сектага әй­лән­мәсме, тузга язмаган нәрсә­ләр эшләмәсләрме? Андыйларга мин, тумаган тайның билен сындырмагыз әле, дип әйтер идем. Шә­һәр янында татар бистәләре булган бит. Нигә шул тәҗрибәне хәзер дә кулланмаска,  татар мохите  булдырмаска?! Минем кебек алтмышын куучы кешеләр­нең күбесе балачагын, җәй­ге каникулларын авылда үт­кәр­де. Татар мәдәниятен, гореф-гадәт­ләрен нигез­дә шунда үзләштер­де. Хәзер, авыллар бетә, таркала башлагач, бу мөмкинлек шактый нык тарайды. Дөрес, таралып баручы бе­рәр авыл нигезендә дә моны эшләп булыр иде. Әмма Казаннан ерак җиргә барып нигез корырга те­ләүчеләр әллә ни күп булмастыр. Шәһәрдән ерак булмаса, эш урыннары табу, каладагы туганнарың, дус-ишләрең белән аралашып тору өчен дә уңайлы бит. Авылның тагын бер зур өстенлеге: ялан-ялан дүрт стена эчендә утырмыйсың, таби­гатькә якынаясың, теләсәң, мал асрыйсың.


– Хәзрәт, анда җирләр бушлай биреләчәкме, сатып аласымы?


– Җир килешү нигезендә бушлай биреләчәк. Әмма тора-бара кемгәдер сатып җибәрмәсеннәр, арендага бирмәсеннәр өчен чикләү куярга исәп. Инде өйләргә килгәндә, үзем төзим, өмә ясап күтәрәбез, дигәннәргә каршы килмәячәкбез. Теләгән кеше үз проекты белән салыр, без үз тарафыбыздан бер яки ике катлы, агач яки таш йорт проектларын да тәкъдим итәрбез дип торабыз. Анда төзелеш ширкәт­лә­рен дә җәлеп итәргә исәп.


– Мине дә үзегезгә алыгыз әле, дип гариза язган кеше татар-мөселман булырга тиешме?


– Шарт. Йорт сатып алма, күрше сатып ал, диләр бит. Әгәр күршең начар булса, аракы эчеп, тузынып-шаулап йөрсә, яшәве уңайсыз булачак. Азан ишетүгә, мәчеткә ашыккан, үзебезнең гореф-гадәтләрне тотып, камил мөселман булып яшәргә теләгән кеше икән, җаның тыныч. Татар түгел, үзбәк, урыс мө­селманнары, Россия гражданнары икән, татар телен өйрәнсәләр, андыйларга да каршы түгел без. Мө­селман булып та, телебезне өй­рәнергә теләмәсәләр, аларга кыен булачак. Чөнки максатыбыз – татар мохите, татар мәхәлләсе булдыру, милли рухыбызны, мәдәния­те­безне саклап яшәү. Россия законнарына бернинди дә хилафлык юк монда.


– Адәм баласының нинди булуы маңгайга язылмый бит. Телне ни дәрәҗәдә белүен, динебезне тоту-тотмавын кайдан белә­сең?


– Моны чамалау кыен түгел. Әйтик, Чаллы мөхтәсибәте ел саен мөселманнар арасында милли кө­рәш буенча ярыш уздыра. Анда да, мөселманмы-түгелме икәнен ничек тикшереп карый­сың, дип әйткәннәр иде. Үлчәүгә бастырганда ук күренә бу. Кайберәүләр авыр күренмәсен өчен бөтенләй диярлек чишенеп ташлый. Мөселман гаурәтен күрсәт­мәскә тиеш ләбаса. “Бүген иртәнге намазны ничәдә укы­дың?” – дип кызыксынасың. Ир­тәнге намаз­ның вакытын әйтә алмый икән, ничек инде ул намаз укучы мөселман булсын?

Реклама

 

– Ничә хуҗалыклы авыл булыр дип уйлыйсыз?


– Әле бит җир алынмаган. Җи­рен алгач, чамаларга була. Нәза­рәтебез бу уңайдан Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән районнары хакимият­ләренә мөрәҗәгать итте. Әле бу мәсьәлә карала гына. Ә инде кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары, җир бүленә башлаган инде, гаризалар кабул ителә, дип язып чыкты. Кайберәүләре үзлә­реннән әл­лә­ ниләр өстәп, мөселман авылы тө­зиләр, дип куерткан.


– Хәзер күп кенә авылларыбызда иң зур проблема – эш уры­ны бул­мавы. Анда нидер җитеш­те­рергә, эшкуарлык бе­лән шөгыль­ләнергә җыена­лармы?


– Шөкер, мөселманнарыбыз арасында эшкуарлар шактый. Хә­ләл ит җитештерү, төзелеш җи­һаз­лары ясау, теплицалар корып, яшелчә үстерү белән шө­гыль­лә­нүчеләр дә аз түгел. Мө­селман­нарны эшкә алучылар да оттырмый. Алар эчми, тәртип бозмый, урлашмый. Хуҗа, каравылчылар күрмәсә дә, Аллаһы Тәгалә барча гамәлебезне күреп тора бит. Үзе­безнең дә тәкъ­димнәр бар. Әмма алдан кычкырырга ашыкмыйк. XXI гасыр башында буш җирдә татар авылы кору үзе бер кызыклы тәҗ­рибә булачак, минемчә. Шәһәр шау-шуыннан туйган, авыл җи­рендә яшәргә, чын татар балалары – милләтпәрвәр кызлар, уллар үс­терергә  хыялланган кар­дәш­лә­ребез аз булмас дип уйлыйм.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: