Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстанда корбанга сарыклар үрчетә башларга кирәк дип саный

Быел корбанга сарыкларны Оренбург, Волгоград, Самарадан алып килеп саталар.

Быел корбанга Татарстан җирлегендә үстерелгән сарыклар җитмәү сәбәпле, хайваннарны күрше төбәкләрдән дә китереп саталар. Оренбург, Волгоград, Самара һ.б. җирләрдән дә сатучылар килгән. Безгә Татарстанда корбанга сарыклар үрчетә башларга кирәк. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов әйтте.

"21 августта бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдхә - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алабыз, оештыру эшләре тулы көч-куәттә бара. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбанлыкларга гаризаларны Татарстан мөселманнары Диния назәрәтенең "Зәкят" хәйрия фонды кабул итә. Теләгән һәркемгә фондтан сарыклар алырга, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятим һәм мохтаҗларга тапшырырга мөмкин. Республикада чалына торган корбанлыкларның яртысы гына Татарстанда җитештерелгән. Киләчәктә үзебездә корбанга сарыклар үрчетә башларга кирәк. Киләсе елга бу мәсьәләне хәл итәргә тырышырбыз. Корбанлык сатып алганда ветеринария хезмәткәрләре малны игътибар белән тикшерәчәк. Сарыкның кан анализын алып лабороториядә аны җентекләп тикшерү күздә тотыла. Сарыкларның бәясе кыйммәт түгел, 6 меңнән алып 10 меңгә кадәр", - диде хәзрәт.

 

Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылычак: "Казан нуры", "Салихҗан", "Әл-Мәрҗәни", "Гадел", "Ризван", "Апанай", "Тынычлык", "Әҗем", "Ярдәм", "Рамазан", "Мәүлид", "Җомга", "Котдус", "Иман нуры", "Дин-Ислам", "Билал" мәчетләрендә һәм Мамадыш трактында урнашкан корбан чалу комплексы белән бертуган Петряевлар урамындагы комплекста. Махсус урыннар шулай ук Чистайда - Ислам үзәге янында һәм "Әнәс" мәчетендә, Түбән Камада - Үзәк мәчет янында , Чаллыда Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә бар.

Фото: Султан Исхаков

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X