Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Марат Җәббаров социаль әһәмиятле азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча оператив штаб утырышында катнашты

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Дмитрий Патрушев, бүген бер урында күмәкләшеп эшләүне күздә торган технологик процесслар белән оешмалар игътибар үзәгендә торалар, дип билгеләп үтте, болар – терлек чалу, эшкәртү һәм сортировкалау цехлары. Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатларында предприятиеләрдә хезмәт резервларын булдырырга кирәк. Моннан тыш, цехлар эчендә хезмәткәрләрнең тегендә-монда йөрүләрен чикләргә һәм, кирәк булса, эш графигын сменалап оештырырга кирәк.

«Безнең гомуми бурыч – халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән тотрыклы тәэмин итү. Узган атнада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәр субъект башлыгы исеменә бүгенге шартларда АПК предприятиеләрендә эшне оештыру буенча күрсәтмәләр җибәрде. Ул система булдыручы предприятиеләргә генә түгел, ә АПКның барлык оешмаларына һәм эшчәнлеге эчке базар тотрыклылыгына һәм язгы кыр эшләренең барышына йогынты ясый торган барлык катнаш тармакларга кагыла. Һәр авыл хуҗалыгы оешмасы үзенең төгәл эш планын булдырырга тиеш», – дип ассызыклады Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, төбәкләрне ведомство күрсәтмәләрен катгый үтәүгә өндәп.

Татарстанда 1170 терлекчелек предприятиесе исәпләнә һәм меңнән артык азык һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре эшли. АПКның барлык предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау кысаларында чаралар күрелде. Шулай ук АПК предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү максатында, хәлләр начарланып киткән очракка чаралар планы эшләнде. Министрлык, муниципаль районнар башлыклары белән бергәләп, система булдыручы һәм АПКның эре оешмалары тарафыннан әлеге планнарның үтәлүен шәхси контрольгә алды.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев