Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып уңыш җыюга керешкән Азнакай кырларын карады

"Икмәк бар, сатып алу бәяләре яхшы", - дигән Марат Әхмәтов.

Авыл хуҗалыгы эшләренең барышы белән танышу өчен, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлмәт һәм Азнакай кырлары өстеннән очып узды. Бу турыда Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Азнакай районы республикада беренчеләрдән булып яңа уңышны җыюга керешкән. "Азнакай" агофирмасы хезмәтчәннәре шепкән (рыжик) чаптыра башлаган. Бу культура районның 2700 гектар мәйданын били.

Игенчеләр өчен һава торышы да уңай тора. Бер атна эчендә 1500 гектар мәйданда шепкән чаптырылган. 

"Гектардан 16-17 центнер уңыш чыга. Бу культура шактый табыш китерә, аңа ихтыяҗ бар. Киләсе елда аның күләмен арттырырга уйлыйбыз. Арыш, көзге бодай да өлгереп килә. Бөртеклеләрнең торышы яхшы, уртача 150 мең тонна уңыш чыгар дип уйлыйбыз", - дигән район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Механизаторлар өчен бу сезонда кызыксындыру чаралары да каралган. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миргасыйм Усманов әйтүенчә, алдынгы комбайнчылар өстәмә рәвештә 1000 сум алачаклар, аларның ярдәмчеләре – 500 сум. Ел саен район буенча кыр эшләре чорында 1 млн сум күләмендә сертификатлар тапшырыла.

"Район озак еллар дәвамында Татарстан күләмендә мул уңыш бирә торган районнан санала, азнакайлылар бөртекле ашлык җыю буенча да алдынгылар рәтендә. Һава шартларының төрлечә торуына карамастан, район быел да үзенең тотрыклы позициясен саклап калыр, дип ышанам. Икмәк бар, сатып алу бәяләре яхшы", - дигән  Марат Әхмәтов. 

Фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X