Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Марат Әхмәтов республика игенчеләренең уракка кисәк кенә һәм кинәт төшүен әйтте

Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, республиканың 30 районы урып-җыю эшләренә керешкән.

Татарстанның 30 районы урып-җыю эшләренә керешкән. Бу хакта бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Зәй районында узган күчмә семинар вакытында, "Татар-информ" хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.

"Республика кисәк кенә һәм кинәт уракка төште. Татарстанның Казан артындагы берничә төньяк районын кертмәгәндә, инде бүген 30га якын районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чынлап уракта. Көннәрнең эсселәнеп китүе игеннең өлгерүен тизләтте" - диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстанның Зәй, Сарман районнары уракка беренчеләрдән булып төшкән.

 

"Урак өсте ел саен кинәт килеп төшә инде ул. Әмма мин республика аграрийлары каушап калыр, дип уйламыйм. Шушы бер-ике көн эчендә барлык районнар уракка төшәр, дип уйлыйм", - диде авыл хуҗалыгы министры.

Марат Әхмәтов бүген Зәй районында зона семинарында катнашты. Семинар "Урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфракны эшкәртү" темасына багышланды. Аның эшендә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Азнакай, Сарман, Тукай, Зәй районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, механизация буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, агрономнар, "Росельхозцентр", "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе вәкилләре катнашты.

Фото: Чулпан Шакирова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев