Машинаны кая куясы? Ноябрь ае яңалыклар белән килде
1 ноябрьдән Казанның кайбер урамнарында парковка бәясе артты. 17 ноябрьдән балалар мәйданчыкларын җиһазлар белән тәэмин итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә.
Казан үзәгендә машина кую кыйммәтләнде
Автомобильчеләр өчен күңелсез яңалык: 1 ноябрьдән башкалабызның кайбер урамнарында машина кую бәясе артты. Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт һәм элемтә комитеты рәисе Айдар Абделхаков әйтүенчә, шәһәр хакимияте парковкаларга төшкән “йөк”не әнә шулай тигезләргә ниятли. Театр, Профессор Нужин, Ирек мәйданы урамнарында машина куеп тору бәясе сәгатенә 100 сумга җиткән. Профсоюз, Жилковская, Гоголь, Япеев, Щапов, Шмидт, Нәҗми, Җәлил урамнарында сәгатенә – 70 сумга кадәр. Шул ук вакытта Шаһиди һәм Курашов урамнарында очсызланып, сәгатенә 30 сумга калган.
“2017 елның 1 мартыннан муниципаль парковкалардан файдалануга аерым тарифлар кертелгән иде. Шул көннән башлап, тариф бердәм булудан туктады һәм сәгатенә 30, 50, 70 сум тәшкил итте. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2017 ел азагына кыйммәтрәк урыннарга машина куючылар 23 процентка кимесә, очсызрак урыннарда 88 процентка артты. Бу сайлап алынган сәясәтнең дөреслеге турында сөйли”, – дигән А.Абделхаков.
Әмма комитет рәисе әйтүенчә, инде быелның языннан бирле “пик” сәгатьләрендә кыйммәт парковкаларның тулылыгы 90 проценттан артыграк тәшкил иткән. Бу исә РФ Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме нигезендә тарифны тагын бер тапкыр үзгәртүне таләп иткән.
Машина куеп торуга түләмәгән өчен штраф күләме 2,5 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш Казанда 1 ноябрьдән 1,2 мең яңа машина кую урыны пәйда булган.
ОМС полислары бирелми
Россиядә яңа үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларын бирү вакытлыча туктатылды, дип хәбәр ителә Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондыннан. Шуңа да карамастан, иске полисларның гамәлдә булуы дәвам иттерелә. Алар буенча ОМС программалары нигезендә медицина ярдәме тулы күләмендә күрсәтеләчәк. Фондтан белдерелгәнчә, 2019 елның гыйнварыннан яңа үрнәктәге полислар янә бирелә башлаячак.
Яңа дәүләт сатып алулар порталы
1 ноябрьдән муниципаль оешмалар, мәдәният учреждениеләре, мәгариф һәм спорт оешмалары өчен кечкенә күләмдә – 400 мең сумга кадәр һәм медицина оешмалары өчен – 100 мең сумга кадәр дәүләт сатып алулары өчен бердәм портал (https://agregatoreat.ru) эшли башлаган.
Әлеге сәүдә агрегаторы май аенда булдырылып, быелның җәеннән тест режимында эшләгән. Ә инде хәзер әлеге суммаларда заказ урнаштырырга теләүче оешмалар яки, киресенчә, бу кысаларда эшләргә әзер булган подрядчылар өчен аннан файдалану мәҗбүригә әйләнгән.
Әлеге карар кече һәм урта бизнесның дәүләт заказчыларына үз товарларын, хезмәтләрен тәкъдим итү мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Полиссыз һәм кышкы көпчәксез булган өчен штрафлар
Ноябрь аеннан башлап, ОСАГО рәсмиләштермәгән автомобиль хуҗаларына штрафлар килә башлаячак. Юлларга “страховка”сы булмаган аватомобильне “тану”га сәләтле махсус камералар урнаштыруга керешелгән.
Алар иң элек Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе юлларына урнаштырыла, соңыннан башка төбәкләрдә дә пәйда булачак. Шулай итеп, Автомобильләрне иминиятләштерүчеләр берлеге барлык машиналарны да “страховкалы” итәргә ниятли. Әлеге оешма мәгълүматларына караганда, бүген Мәскәүдә автомобильчеләрнең 6 проценты бу документны санга сукмый. Штраф күләме 800 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Моннан тыш 11 ноябрьдән Таможня берлегенең техник регламентына автотранспорт иминлегенә кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә. Бу үзгәрешләр кышын – декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында “җәйге” көпчәкле машиналардан файдалануны тыюны күздә тота. Әлеге тыю җиңел автомобильләргә һәм авырлыгы 3-5 тоннага кадәрле йөк машиналарына кагыла.
Нәрсә өчен күбрәк түлисе?
– Сөт, сыра, газлы су һәм, гомумән, пластик савытта, әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы башка савытларда сатыла торган эчемлек, ризык бәясе. Сәбәбе – Хөкүмәт экологик җыемны күтәрергә җыена.
– Бензин бәясе. Сәбәбе: нефтьчеләр июнь аеннан бирле дәвам иткән бәяләрне ясалма “катыру”дан алҗыды.
– Киләсе елда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 2 тапкыр арта: гыйнвар һәм июль айларында.
– Шәһәр транспортында йөрү кыйммәтләнә: һәр ел саен диярлек 1 гыйнвардан бәя күтәрү гадәткә керде.
– Шикәр бәясе – шикәр чөгендере уңышының әлләни мулдан булмавы сәбәпле, икмәк – бодай һәм онның кыйммәтләнүе, тавык ите җәйнең эссе килүе (баш санын кимүгә китергән) аркасында арта.
– Иң зур “шатлык”: барлык товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр диярлек кыйммәтләнә. Сәбәбе: Хөкүмәт 1 гыйнвардан өстәмә кыйммәткә салымны 18дән 20 процентка җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев