Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Матур язу осталыгына дөнья күләмендә танылган каллиграфлар өйрәтәчәк

Казанда Пакистан һәм Согуд Гарәбстаны каллиграфлары күргәзмәсе үтәчәк.

Казанда 3 августта Пакистан һәм Согуд Гарәбстаны каллиграфлары күргәзмәсе үтәчәк. Матур язу осталыгына дөнья күләмендә танылган каллиграфлар өйрәтәчәк. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев әйтте.

Күргәзмә “Шәрык каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә. Пакистан һәм Согуд Гарәбстанының бүгенге заман осталары” дип атала.

Илнур Низамиев матур язу осталары турында сөйләде. “Әлеге күргәзмә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда оештырыла. Каллиграфиягә багышланган күргәзмәләр елга 1-2 мәртәбә уздырыла. Анда үзебезнең өлкәдә, үзебезнең төбәктә иҗат итүче каллиграфлар да була. Елга бер тапкыр булса да чит илләрдә иҗат итүче осталарны күрсәтергә тырышабыз. Узган елларны Төркиядә, Иранда яшәп иҗат итүче осталарны күрсәткән идек. Хәзер шулай мөселман дөньясының төрле төбәкләре һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итеп, Согуд Гарәбстаны һәм Пакистан осталарын чакырдык. Әлеге осталар дөнья күләмендә танылган. Алар Америка Кушма Штатларында, Бөекбританиядә, Европа, Якын Көнчыгыш илләрендә күргәзмәләрдә катнашалар. Аларның шәхси тупланмалары дәүләт музейларында саклана”, - диде ул.

Музей мөдире күргәзмәгә кагылышлы теләкләрен дә әйтте. “Казанда 2 ай дәвамында аларның эшләрен күрсәтәбез. Үзебезнең Казанлылар да, Татарстанлылар да күрер һәм башка илләрдән, шәһәрләрдән, төбәкләрдән килүче кунакларыбыз, туристларыбыз әлеге осталар белән танышып, гарәп, мөселман каллиграфиясенең матур үрнәкләре белән якынрак танышырлар дип көтәбез”, - диде Илнур Низамиев.

Фото: Рамиль Гали

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев