Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Мәдәниятләр мозаикасы” безнең ничек яшәвебез һәм эшләвебезне раслап тора - президент

Рөстәм Миңнеханов бүген “Казан” гаилә үзәге янында Россия халкы милли әдәбияты фестивалендә булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Мәдәният мозаикасы” IV республика этноконфессия фестивалендә әлеге чараның әһәмиятен һәм тоткан урынын билгеләп,  аның безнең яшәеш күрсәткече булуын әйтте. Әлеге чара башкалада “Казан” гаилә үзәге янында Россия халкы милли әдәбияты фестивале кысаларында уза.

Рөстәм Миңнеханов үзенең тәбрикләү сүзендә Татарстан Республиксының күпконфессияле һәм күпмилләтле булуын билгеләп узды.

“Дөньяда 130дан артык милләт бергәләп килешеп яши һәм эшли. Әлеге фестиваль безнең ничек яшәвебез һәм эшләвебезне, бәйрәм итүебезне раслап тора. Һәм, билгеле, һәр милләтнең динен, йолаларын, милли киемнәрен, җырларын, биюләрен саклау бик мөһим”, - диде Президент, фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдереп. Президент шулай ук халык сәнгате кәсепчеләре эшләре күргәзмәсен карады.

“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда параллель рәвештә Россия халыклары милли әдәбияты фестивале уза. Анда кунаклар “Татарстан китап нәшрияты” китапларын ала ала. Аның кысаларында китап чатырында язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар уза. Балалар өчен чатырда интерактив уеннар бара, янәшәдә лекция чатыры да эшли.

 

Россия халкы милли әдәбияты фестивале программасы 18 сәгать 30 минутка кадәр каралган.


 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев