Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Минтимер Шәймиев "Болгар чәйләве" музеенда кунакта булды

Яңа экспозицияләрнең рәсми ачылышы Изге Болгар җыенына туры китерелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында музей урамында урнашкан музейлар белән танышты. Яңа экспозицияләрнең рәсми ачылышы нәкъ менә Изге Болгар җыенына туры китерелгән.

"Болгар чәйләве" экспозициясе төбәк халыкларының чәй эчү традицияләрен ачып бирә. Чәй эчү Росия һәм Идел буе халыкларының кунакчыллык үзенчәлеге булган. Экспозициядә чәй эчү мәдәниятенең урта гасырлар чорыннан ук төбәк тарихы белән бәйләнеше, чәй әзерләү һәм эчү мохите күрсәтелгән.

 

Музейда самавырлар коллекциясе игътибарга лаек. Биредә төрле чорларның 50 ләп самавыры тәкъдим ителгән. Алар XIX гасырның икенче яртысыннан XX гасырның 70 елларына кадәр чорларга карый. Музей территориясендә 30 кв метр мәйданлы агач йорт, зур бакча биләмәсе, җимеш агачлары бакчасы, яшелчә түтәлләре, чәй үләннәре киптерү һәм сату йорты бар. Музей хезмәткәрләре монда махсус мәтрүшкә, бөтнек, мелисса, Иван-чәй һәм башка үләннәр утыртылуы турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев музейга керер алдыннан барлык объектларда идарә планы булырга һәм ЮНЕСКО таләпләренә җавап бирергә тиешлеген белдерде. Самавырлы йортка үтеп, ул самавырны тизрәк кайнату өчен ир-ат итеге кулланылуын билгеләп узды. Үзе белән янәшә торган Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтыновтан "син сапог кулландыңмы, әллә юкмы" дип сорады. Соңгысы "минем алай сапоги белән эшләгәнем булмады" дигәч, "бәлки, булмагандыр ул сездә" дип шаяртып сорады. Юрий Камалтынов "юк, нигә, кирза итек бар иде" дигәч, Минтимер Шәймиев "кирза итек бик үк туры килми, ул бөгелми, каты" диде. Аның өчен хром сапоги әйбәт диючеләр булды. Шундыйларның берсе ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев