Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Минтимер Шәймиев Казанда өч телдә укыта торган мәктәп булдыру нияте турында әйтте

Мәктәптә төп телләр рус, татар һәм инглиз телләре булыр дип көтелә.

Казанда өч телдә укыта торган мәктәп барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССР Югары Советы сайлануның 80 еллыгына багышланган республика җәмәгатьчелеге җыенында ясаган чыгышында әйтте.

“Милләтара татулыкны саклап калырга кирәк. Бу уңайдан идея бар”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу идеяне хуплаганын белдерде.

Республиканское собрание общественности, 
посвященное 80-летию избрания Верховного Совета ТАССР первого созыва.
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

“Минемчә, “Яңарыш” фонды катнашында заманча мәктәп төзү кирәк. Фонд үзен аклады, абруе бар. Заманча мәктәп маяк булып торырга, өч телле булырга тиеш”, - диде ул. Минтимер Шәймиев фикеренчә, аның составына балалар бакчасы да кертелергә тиеш.

 

Дәүләт Киңәшчесе мәктәптә төп телләр рус, татар һәм инглиз телләре булуын әйтте. “Без төрле милләт һәм телне төрле дәрәҗәдә белгән ата-аналар арасында каршылыкларны бетерә алачакбыз”, - диде ул.

“Сүз элитар мәктәп түгел, ә бөтен кеше укый алырлык мәктәп турында бара”, - дип әйтте Минтимер Шәймиев. Ул республикада белем бирү базасы яхшы булуын, моның заманча укытучылар әзерләү өчен мөмкинлекләр бирүен искәртте.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев