Теләче Информ

Мәктәптә телефон кирәкме?(сораштыру)

Франция мәктәпләрендә кесә телефонын тыйганнан соң, безнекеләрнең дә эченә “корт” керде. Дөрес, бу хакта сөйләшүләр күптән бара инде. Тик әлегә чикләү кертүче юк. Россия мәгариф министры Ольга Васильева, әти-әниләр белән элемтәгә керү өчен, аны кирәк дип саный. “Кайбер мәктәпләр болай да дәрес вакытында телефоннарны билгеле бер урынга җыя. Теләсә кайсы тыю кире нәтиҗә бирергә мөмкин”, – ди ул. Ә сез бала­ларның мәктәпкә телефон белән йөрүенә каршымы?

Тәнзилә Гомәрова, Казанда яшәүче ана:

 
– Балам сүземнән чыкмый. Дәрестә телефон бе­лән уйнамаячагын беләм. Шуңа күрә бу яктан бернинди проблема юк. Әнә тәр­биясез балаларның әти-әниләре борчылсын. Алар аркасында дәресләр өзелә. Балаңны тыңлата алмыйсың икән, телефон белән җибәр­мә. Бу очракта башкаларга тынычрак булачак.

Динә Латыйпова, җырчы:

 
– Бүген дөнья куркынычка әйләнде. Балалар югалу очраклары бар. Шуңа күрә кесәсендә телефон булганда, әти-әнигә тынычрак. Әм­ма аның белән генә саклап бетереп булмый. Телефон балаларның балачагын, яшь­леген урлый дип саныйм. Аларның укуда гаме калмый. Күзләре бетәчәк. Шул телефон эчен­дә яшиләр бит хә­зер. Туйларда яшь парларга игътибар итә башладым әле. Аларга теләк телиләр, ә ки­яү белән кәләш телефонда утыра. Шуңа күрә күзәт­че­лек чараларын мәк­тәп бе­лән әти-әниләргә бер­гәләп хәл итәр­гә кирәк. Мин мәктәпкә телефон бе­лән йөрүгә каршы.

Роза Хәйдәрова, дәреслекләр авторы:


– Әти-әни телефонны ­сүн­дереп куярга өйрәтсә, бернинди проблема юк. Укытучы бит ул сыйныфтагы 25 ба­ланың телефоны сүнгәнен-сүнмәгәнен тикшереп йөри алмый. Монда бөтен җавап­лылык әти-әни өстендә дип саныйм. Ба­ланың әдәбенә тулысынча ышанганнар телефонны бирсә дә ярый. Әгәр кыйм­мәтле телефон югала икән, кем җавап бирә? Укытучымы, әллә баламы? Дәрес­ аның кирәген күрмим. Барысын да укытучы аңлата, компьютерлар эшләп тора. Әти-әни баласын кечерәк чакта мәктәпкә илтергә, алып кайтырга тиеш. Элемтәгә ке­рү өчен кирәк, әлбәттә. Шуңа күрә фикерем бер яклы гына түгел.

Алмаз Хисаметдинов, ТР Ветеринария идарәсе башлыгы:

Реклама


– Катлаулы мәсьәлә. Бала үзен ничек тота бит. Әгәр дәрестә телефонда уйнап утыра икән, бирмәвең яхшырак. Бер караганда, гади “кнопка”лы телефон да җитә. Шул ук вакытта әти-әни өчен баланың кайда икәнен белеп тору да мө­һим. Үзебезнең дә балалар телефонда уйнарга ярата. Андый проблема бар. Әмма укытучылардан кисә­тү ишеткән юк.

Альбина Мөхәммәтова, Кукмара районының Манзарас мәктәбе директоры:


– Бездә телефон проб­лемасы юк. Балалар иртән сигез тулганда телефоннарын сүндереп куя. Аны дәрес беткәч кенә кабызырга ярый. Мәктәпнең уставында шулай дип язылган. Әти-әниләр дә каршы түгел. Әйтик, әгәр кем дә булса кабыза икән, укытучы кисәтү ясый. 31 майга кадәр сейфка тыгып куябыз, дигән килешү бар. Укучылар моны яхшы белә, шуңа күрә андый адымга бармыйлар. Әгәр телефонны чиклә­мәсәң, бала дәрес буе төрле уеннар уйнап утырачак, бу аның башын аңгы­райтачак. Безне үзебездәге тәртип канәгатьләндерә.

Айдар Сафиуллин, ике бала атасы:


– Бүгенге заманда телефоннан башка беркая да китеп булмый. Балаларны да бөтенләй чикләп булмый. Әмма әти-әни баласын дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә тиеш. Кайда ярый, кайда ярамаганын бе­леп үсү кирәк. Безне­ке­ләр кечкенә әле. Әмма ка­гыйдәләрне хәзердән үк аң­латабыз. Аңлыйлар кебек.

Фото: https://pixabay.com | White77

http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: