Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Орденлы ветеран

Җәләлов Кыям Җәләл улы яшүсмер вакытыннан ук Шәтке авылында колхозда эшли башлый.

Озак та узмый, ул армия сафларына алына. 219нчы укчы дивизиянең 727нче полкында Смоленск өлкәсен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Кыям абый әлеге бәрелештә нык яралана. Батыр егет беренче дәрәҗә Ватан Сугышы орденына лаек була.1944 елда ул туган ягына әйләнеп кайта. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп башкарган. Аның тырышлыгын һәм махсус авыл хуҗалыгы белеме булуын исәпкә алып, 1953 елда “Большевик” колхозы рәисе итеп куялар. Ветеран ул елларны хәтерендә еш яңарта. Бүгенге көндә якташыбыз Казанда яши. Туган ягында еш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев