Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Пенсия фонды кайбер өстәмә түләүләрнең эшләмәүче пенсионерларга гына кагылуын искәртте

Законсыз алынган өстәмә акчаны пенсионер Россия пенсия фондына кире кайтарырга тиеш.

Россия Пенсия фонды эшләүче пенсионерларны пенсия яшендәге эшләмәүче кешеләргә генә кагылучы өстәмә түләүләр алудан тыелырга чакыра. Ялган ачыкланган очракта өстәмә түләнгән акчалар дәүләткә кайтарылачак дип кисәтелә. Бу хакта Казанның Совет районы Пенсия фонды идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүләр, компенсация акчасы (инвалид бала тәрбияләүгә, I төркем инвалидны, өлкәннәрне тәрбияләүгә), өстәмә матди тәэмин итү бары эшләмәүче пенсионерларга гына каралуын искәртәбез”, - диделәр ведомствода.

Пенсионерның эшләве турында мәгълүмат Россия пенсия фондына ике ай эчендә тапшырылуын әйттеләр. Шул вакыт эчендә законсыз алынган өстәмә акча пенсионер тарафыннан Россия пенсия фондына кайтарылырга тиеш.

Эштән киткән очракта түләүләр яңартыла. Аның өчен пенсионерга бары тик үзе пенсия алучы район пенсия идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсионер аны үзе эшли ала яки ышанычлы кеше аша гариза юллый. Түләүләр эштән киткәннең икенче көнендә үк яңартыла. 

Фото: официальный сайт ПФР

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев