Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Путин: Татарстан беренче чираттагы проблемаларны хәл итүнең яхшы үрнәген күрсәтә

Яшь архитекторларны әзерләү программасы республикада үзенең нәтиҗәлелеген раслады, дип саный Россия Президенты.

Татарстан үсешнең һәм беренче чиратта торган проблемаларны хәл итүнең яхшы үрнәген күрсәтә. Республикада карарлык нәрсәләр бар, шул исәптән яшь архитекторлар әзерләү буенча да. Мондый фикерне Казанда Россия Президенты Владимир Путин җиткерде.

Яшь архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләр өчен бушлай белем бирү программалары перспективалары турындагы сорауга җавап биреп, Путин алар үз нәтиҗәлелеген исбатладылар һәм бу Татарстан мисалында күренә, диде.

«Без Татарстанда карарлык нәрсәләр булганы өчен җыелдык. Бу җәһәттән республика беренче чиратта торган проблемаларны хәл итү һәм үсеш буенча яхшы үрнәк күрсәтә», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Ул мондый программаны башлау турындагы карар 2017 ел ахырында кабул ителгәнлеген, ә программа үзе узган ел эшли башлавын искәртте.

«Һәм без аны, әлбәттә, дәвам итәчәкбез. Безгә бик күп яшь талантлы архитекторлар кирәк. Бу программа барлык проблемаларны да хәл итми, әмма яшь белгечләр әзерләү өчен ярдәм булып тора. Аның кысаларында яхшы нәтиҗәләр бар инде», — дип йомгаклады Владимир Путин.
 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев