Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Раил Садриев: Буада үткәрелгән театраль проектларның максаты – татар авылын саклап калу

Буа дәүләт драма театры директоры яшьләр авылда яшәргә теләмәгәнгә борчылуын белдерде.

“Татар авылын театр саклап кала ала”, – дип белдерде Буа дәүләт драма театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев “Татар-инфом”га. Бу атнада Буада икенче тапкыр “Буа Талиясе” дип аталган театраль лаборатория үтте. “Без мондый чараларны театрны үстерү, авылны саклау өчен оештырабыз”, – диде театр җитәкчесе.

“Мин үзем – Буа районыннан. Туган төбәгемнең киләчәге өчен янып яшим. Яшьләрне ничек авылда калдырырга? Бу минем шәхси фаҗига: хәтта улым да Буада калмыйм, ди. 20 мең халык яшәгән шәһәрчектә театрны ничек яшәтергә? Яшь профессиональ артистларны ничек авыл җирлегенә эшкә кайтарырга? Алар кайталар да, кире китәләр”, – дип сөйләде Раил Садриев.

  • Быел Буа театрының дәүләт статусы алуына 11 ел тулды. XX гасыр башларында ук Буада сатира театры эшләгәнлеге мәгълүм. Яңа гасырда халык театры буларак аны кабаттан, 2003 елда Раил Садриев оештырды. Дәүләт статусын драма театры дип алса, репертуарында традиция буенча, сатира жанры өстенлек итә. Шуңа күрә “Буа Талиясе” театраль лабораториясе комедия жанрында яңа алымнар эзләү максатын тота. Грек мифологиясендәге комедия илһамчысы Талия исемен йөрткән әлеге проектның авторлары – Раил Садриевтан тыш, Г.Камал театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов һәм Мәскәүдән театр белгече, “Алтын битлек” театраль премиясенең эксперты Александр Вислов.

Бүген Буа театрында 18ләп артист эшли. “Труппада 8 артистның гына профессиональ белеме бар. Актерлыкка укыган яшьләрне авылга кайтару бик авыр, кайтканнары да китә. Без труппаның профессиональ остылыгын үстерү, камилләштерү турында җитди уйланырга мәҗбүр. Шуңа күрә Буада төрле иҗади проектлар оештырырга тырышабыз. Бөтен максатыбыз – Буа төбәге гөрләп торсын, яшьләр авылдан китмәсен, театр яшәсен”, – дип аңлатты Раил Садриев. 

“Буа Талиясе”нә икенче ел рәттән Россиянең төрле шәһәрләреннән режиссерлар килә, алар җирле артистлар белән заманча сәхнә әсәрләре куя. Театр тәнкыйтьчеләре үз фикерләрен әйтә. Быел, мәсәлән, дүрт-биш көнлек лаборатория барышында артистлар белән Санкт-Петербургтан Егор Чернышов һәм Степан Пектеев, Уфадан Алсу Галина, Кемероводан Антон Безъязыков кебек режиссерлар эшләде.

“Быелгы лаборатория кысаларында дүрт спектакль эскизы эшләнде. Мин аларның дүртесе дә киләчәктә безнең репертуарга керер дип ышанам. Үткән елгы ике эскиз буенча да ике спектакль бүгенге репертуарда урын алды. Киләсе елларда да бу проектны дәвам итәргә өметләнәбез”, – диде Раил Садриев.

 

Театр җитәкчесе Раил Садриев язучы Ркаил Зәйдулланың “Мишәр хикәяләре. Мылтык” әсәренә аерым тукталды. Быелгы лабораториядә аны Егор Чернышов сәхнәләштергән иде.

“Безнең репертуарга дәрәҗәле, чын татар авторының чын татарча әсәре кирәк. Ул спектакль белән фестивальләргә йөреп, бүтән халыкларга татар холкын күрсәтерлек булсын. Ркаил Зәйдулланың “Мишәр хикәяләре” циклыннан дүрт хикәяне берләштергән спектакль куярга теләк бар. Егор Чернышовның хезмәте, күзаллавы ошады. “Тимерне кызуында сук”, ди халык мәкале, бу режиссерны ничек булса да җәлеп итәргә иде. Ул үзе дә каршы түгел, финанс мәсьәләләрен хәл итәсе калды”, – диде Раил Садриев.

Буа театрын быел сентябрь аенда Сербиягә Халыкара театр фестиваленә чакырганнар. Төп шарт – милли әсәр тәкъдим итү. Бәлки шуңа “Мишәр хикәяләре”н өлгертеп булыр, дип белдерде театр директоры.

Фото: Рамил Гали

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X