Республикада шторм кисәтүе игълан ителде
Иртәгә - 27 майда республика территориясендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Синоптиклар фаразлавынча, җил секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр исәчәк. Иртәгә Татарстанда болытлы көн булачак. Төнлә - 2-7, көндез 14-19 градус җылы булыр дип көтелә.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/respublikada-shtorm-kiste-iglan-itelde
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев