Теләче Информ

Республиканың баш санитария табибы: “Грипптан вакцинация ясатуның файдасы бар: беребез дә авырмый”

Кытайда коронар вирус белән авыручылар саны арта. Ул да тиз арада пневмониягә әйләнә. Аның белән кешеләрнең генә түгел, хайваннарның да авыруы мәгълүм, үлем-җитем очраклары да бар. Бездә, шөкер, әлегә вирусның бу төре белән чирләү очрагы теркәлмәгән.

– Чит илләрдән кайтучыларны аэропортта тикшерәбез. Тикшерү зонасындагы аппаратура югары температураны ачыклый һәм махсус сигнал бирә. Кеше шик уяткан икән, өстәмә тикшеренү үткәрәбез. Коронар вирус Кытайда бар, бездә юк, – диде Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Ә грипп эпидемиясе Казанда ике-өч атнадан башланырга мөмкин. Тик бу әле – фараз гына. Эпидемия чоры гадәттәгечә 1 сентябрьдән башланды. Бүгенгә кадәр лаборатория тикшерүләре барышында 92 кешедә грипп вирусы табылган. Вирусларның исә 200дән артык төре билгеле.

– Соңгы атнада республикада тирән тын юллары вирусы инфекциясе белән авырып, 12 928 кеше табибларга мөрәҗәгать итте, – ди Марина Патяшина. – Татарстанда Россиядәге кебек үк грипп буенча хәл тотрыклы, исәп эпидемиология бусагасыннан түбәнрәк. Ул сан бары тик Казанда – 33, Алабугада 24 процентка югары. Авыручылар мәктәп укучылары һәм өлкәннәр хисабына арта.

Грипп һәм ОРВИ чирләре эпидемиясе былтыр биш атнага сузылган һәм алар белән республиканың һәр бишенче кешесе авырган. Былтыр грипп вирусының А төре өстенлек итсә, быел җиңелчә уза торган В төре белән авыручылар күбрәк икән. Узган ел азагында Казанда, Лаешта, Менделеевскида балалар күпләп авырганлыктан, кайбер мәктәпләрдәге сыйныфларда укулар вакытлыча туктатылып торган.

Грипп вирусына каршы бик күп төрле дарулар тәкъдим ителә. Алар, чыннан да, чирдән саклыймы? Республиканың баш санитария табибы фикеренчә, дару дәваланырга ярдәм итә, ләкин чирдән сакламый, грипптан саклануның төп чарасы – прививка ясату. Көзге чорда Патяшина да журналистлар каршында гриппка каршы прививка ясаткан иде һәм ул гаиләсенең, туганнарының да аннан беркайчан баш тартмавын әйтте. Бу хакта искә төшергәч: “Прививка ясатуның файдасы бар: беребез дә авырмый, – диде ул. – Тик хәзер вакцинация вакыты түгел инде. Аңа декабрьнең беренче атнасына кадәр өлгерергә кирәк иде”.

Реклама

– Быел грипп белән авыручылар юк, – ди Арча районының Югары Курса авылы фельдшеры Әлфия Хәсәнова.  – “Салкын су эчкән идем, тамагым кызарып чыкты, авырта, температура 37 градуска күтәрелде”, – дип килүчеләр бар. Чир ике-өч көннән узып китә. Соңгы елларда халык гриппка каршы вакцинаны үзе теләп ясата башлады, элек кенә үгетләп йөрдек. Хәзер, кайчан кайта, дип киләләр. Узган ел да ОРВИ белән авыручылар аз булды.

Гомумән республика халкының 51 проценты прививка ясатуны кулай күргән. Дөрес, ул да чирдән тулысынча саклап бетерә алмый, тик кеше авырган очракта да, аны җиңелрәк үткәрә, дип ышандыра белгечләр. Ягъни өзлегүләр булмый кала. Иң куркынычы: грипп берничә көн эчендә үпкәне ялкынсындыра, пневмония килеп чыга. Шуның аркасында үлем-җитемнәр дә булгалый. Авыр хәлдәге авыруларны Казандагы һәм Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалыйлар. Район үзәк хастаханәләрендә дә бу җәһәттән өстәмә ятак урыннар булдырылган. Нәкъ менә дәвалау оешмасына эләккән кешеләрнең нинди вирус белән чирләвен лаборатория шартларында ачыклыйлар.

Буа районының Яңа Тинчәле авылында да ул яктан тыныч икән. “Узган ел җәй уртасында берничә кеше пневмония белән авырды, нәрсәдән килеп чыкканны аңламый да калдык”, – ди авыл фельдшеры Фәния Вәлиева. Дөрес, фельдшерга авыл кешесенең гел йомышы төшеп тора. Җылы һава торышы вакытында халыкның артерия кан басымы күтәрелә. “Бездә 230 пенсионер яши, бик күбесендә – гипертония. Хәер, хәзер югары кан басымыннан яшьләр дә җәфалана, – ди Фәния ханым. – Дымлы, җылы һава торышы озак саклану бронхиаль астма һәм бүтән төрле тын юллары чирләре белән авыручыларга да кыенлыклар тудыра. Сәламәтлек өчен коры, салкын һава яхшырак. Әлегә өйгә чакырулар күп түгел. Февральләрдә булыр инде”.

Грипп бик тиз башланып китә. Иртән үзен сау-сәламәт хис иткән кеше, кичке якта хәлсезләнеп, температурасы күтәрелеп, урынга егылырга мөмкин. Ул очракта берничә көн өйдә дәваланып ятып торырга кирәк булачак. Дарулар белән бер рәттән С витамины, мүк җиләге, лимон, суган, сарымсак ашарга мөмкин. Өйдә авыру кеше бар икән, чирне ияртмәс өчен, битлек кияләр, ләкин аны ике-өч сәгать саен алмаштыралар. Җәмәгать транспортында, сәүдә үзәкләрендә вирус һава аша бер кешедән икенче кешегә бик җиңел тарала. Өйдәге савыт-саба, компьютер “тычкан”ы, телефон да вирус саклану һәм тарату коралы булырга мөмкин. Аларны тоткач, кулны сабынлап юарга киңәш итә белгечләр. Балаларны чирдән саклау өчен, урамга чыкканда, борыннарына оксолин мае сөртүнең файдасы бар. Өйгә кайткач, борын куышлыгын сабынлы су яки тоз эремәсе белән юып алалар.

Фәния Арсланова

vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: