Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Р.Миңнуллин: Кайчандыр бу орден үземә дә булыр дип башыма да китермәдем

“Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр, бик аңлап та бетермим, хисләремне билгеле бер тәртипкә китермәдем әле”, - ди юбиляр.

Күренекле шагыйрь, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Роберт Миңнуллин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденына лаек. Бу хакта Татарстан Президенты Указы дөнья күргән.

Роберт Миңнуллинга Татарстанның иң югары дәүләт бүләге татар әдәбиятына керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен бирелә.

“Мин үз гомеремдә бик күп бүләкләр алган кеше. Тыйнаксызлык булса да әйтим инде, яшерен-батырын түгел. Эшләгән эшкә бәя булырга тиеш инде. Җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә, әдәбиятта да. Ул табигый әйбер инде. Мин ул турыда бер тапкыр да уйлаган юк иде. Булганына канәгать булып яши торган кеше инде мин. Гәрчә миңа Башкортстанның да Халыклар дуслыгы ордены бирелгәне булды. Ул - аларның югары бүләкләре. Төркмәнстанның да Мәхтүм Колый Фраги дәүләт бүләген алганым булды. Татарстаннан да бүләкләр күп бирелде. Монысы турында белгәч башта әле ышанмый тордым. Иң югары дәүләт бүләге бит инде ул. Димәк, минем хезмәтләремне күргәннәр, гомеремне дәүләт хезмәтенә, Дәүләт Советындагы эшкә, иҗатка юкка гына багышламаганмын дигән сүз. Халык хөрмәте, халык мәхәббәте, дәүләт җитәкчеләренең хөрмәте бар. Бу - сирәк кешеләргә бирелә торган бүләк. Бик аңлап та бетермим, хисләремне билгеле бер тәртипкә китермәдем әле. Татар тотып карамыйча ышанмый диләр бит”, - дип белдерде “Татар-информ” хәбәрчесенә.

 

Роберт Миңнуллин Дәүләт Советында эшләгәндә дәүләт бүләкләре буенча комиссия әгъзасы булганын да искәртте. “Бу орденнарны барлыкка китергәндә, үзем турыдан-туры катнашкан кеше идем. Ул вакытта кайчандыр минем үземә дә шушы орден эләгер дип башыма да китермәгән идем”, - ди ул. 

Бүләкнең юбилярга тапшырыласы көне әлегә тәгаен билгеле түгел.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев