Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рәмис Аймәт 50 яшьлек юбилеен "Пирамида"да уздырырга ниятли

Шагыйрь иҗат кичәсенә чакыра.

Шагыйрь, популяр җырлар авторы, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Рәмис Аймәт быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, шагыйрь "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында иҗат кичәсе уздырачак. 

 

Шагыйрьнең социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә күрсәтелгәнчә, чара 14 октябрьгә билгеләнгән. Анда Венера Ганиева, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Зилә Сөнгатуллина, Булат Нигъмәтуллин һәм Дилә Нигъмәтуллина, Алсу Әбелханова һ.б. танылган җырчылар чыгыш ясаячак. Гомумән алганда, 20ләп артист катнашыр дип көтелә.

 

 

  • Рәмис Аймәт 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчалы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Бала чактан ук шигырьгә-җырга мавыгып үскән. 
  • Урта мәктәпне 1986 елда тәмамлагач, ул Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында ук шигъри иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый, көндәлек матбугатта беренче шигырьләрен бастыра. 
  • "Казан утлары", "Идел" кебек абруйлы журналларда шигъри цикллары дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта. 2000 елда аның "Шомырт салкыннары" исемле беренче җыентыгы басылып чыга. 2005 елда "Мәгариф" нәшриятында "Айның аръягында" исемле шигъри җыентыгы басыла.
  • Университетны тәмамлаганнан соң, Рәмис Аймәт газеталарда хәбәрче, мәдәният бүлеге, әдәбият бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара. 1995—1998 елларда Татарстан язучылар берлегендә рәис ярдәмчесе сыйфатында да берникадәр вакыт эшләп ала. 
  • 1998—2004 елларда Рәмис Аймәт — Шәриф Камал музееның директоры итеп билгеләнә. Бу эштә үзен оста оештыручы итеп таныта, әдәби кичәләр, язучыларның укучылар белән очрашуларын, юбилейларын уздыруны төп мәдәни чараларның берсенә әйләндерә, музейның бинасын ремонтлау, мәйданын киңәйтү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башкара. 2004 елдан ул — Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее мөдире була. 
  • 2013 елдан Татарстан язучылар берлегендә рәис урынбасары булып эшли.

 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев